Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тагын бер мәктәпкә нигез салына

Алат авыл җирлегендә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзи башладылар. Моңа кадәр агач мәктәп бинасын төзәткәләп, кимчелекле урыннарын буяп булса да балалар укытырга тырыштылар. Укытучылар һәм балалар тырышлыгы белән мәктәп яны җәй көне матур чәчәк түтәлләренә, куе яшел куакларга күмелеп утыра. Әмма көзгекышкы чорда ул яңадан искелек салкыны бөркелеп торган бер корылмага әверелеп кала.

Карап тормасаң ул инде күптән аварияле биналар рәтендә булыр иде. Черегән тәрәзә кысалары, шыгырдап торган агач идәннәр. Мондый күренешне инде хәзер кайбер авылларда эзләп тә таба алмыйсың. Ремонтны вакытында ясап торганга гына мәктәп куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек хәлдә. Күптән түгел аның нигезе ныгытылды, түбәсе ябылды. Бу хәлдә бина тагын күпме хезмәт итәр иде икән - билгесез.

“Мәктәп бинасы күз алдында җимерелеп бара, - ди Алат мәктәбе директоры Кадрия Хәбибуллина. - Тәрәзәләрне ачып булмый, ачсаң ябам дип уйлама да. Алар череп беткән”.

Коронавирус белән бәйле пандемия шартларында Роспотребнадзор мәгариф учреждениеләре тәрәзәләрен һәр тәнәфестә ачып, уку классларын җилләтергә куша. Ә Алат мәктәбендә тәрәзә ачу турында хыялланырга гына кала. Аларга кагылуга, коелып җиргә төшәргә торалар. Һәр кабинетта элеккедән калган таш мичләр. Әмма алар хәзер җылыту функциясен түгел, ә каркаслы терәү функциясен үти. Әмма мәктәпне карап йөргәндә күп әйбергә таң каласың. Моннан 150 ел элек төзелгән бина барыбер ныклы булган. Бабайлар аны мәңгелеккә салган кебек. Ул вакытта авыл халкы өмәләп, үз куллары белән үзенә менә шундый һәйкәл салып калдырган.

Кадрия Хәбибуллина үзе дә инде бу мәктәптә 26 ел директор булып эшли. Шул еллар эчендә бик күп ремонтлар ясаткан җитәкче. Моннан 42 ел элек ул башлангыч мәктәп укытучысы булып бирегә эшкә килгән.

“Мине бу мәктәпкә эшкә әтием алып килде. Мин ул вакытта аңа: “Бу сарайда мин 2-3 елдан артык эшләмәячәкмен”, - дигән идем. Бүген инде ул миңа сарай кебек күренми. Бик ямьле, җылы, якты, чиста, иң мөһиме - анда балаларның шат авазы өзелеп тормый”, - ди Кадрия Хәбибуллина.

Реклама

Әмма бөтенләй җимерелеп беткәнче файдалана торган заманнар артта калды. Бүген биредә 43 бала укый, балалар бакчасына 8 бала йөри. Авыл халкы күптән инде яңа мәктәп һәм балалар бакчасы турында хыяллана. Бүгенге көндә яңа мәктәпкә нигез салу эшләре бара. Балалар бакчасы белән мәктәп бер түбә астында төзеләчәк. Иске мәктәпне сүтәчәкләр. Яңа мәктәп проекты - 80 укучыга, ә балалар бакчасы 20 балага исәпләнгән.

“Алат авыл җирлегендә бүгенге көндә 30 дан артык мәктәпкәчә яшьтәге бала исәпләнә. Әмма авыл балалар бакчасына нибары 8 бала йөри. Чөнки ул аварияле хәлдә. Кайбер әти-әниләр балаларын күрше-тирә авыл бакчаларына йөртә”, -ди Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов.

Җирле халык түземсезлек белән яңа бинаны көтә. Һәр көнне 10 километр ара үтеп, Дөбьяз авылы бакчасына бала илтү бик җиңелләрдән түгел. Киләсе елның сентябрендә яңа мәгариф бинасы сафка басар дигән өметтә яши авыл халкы. Булачак мәктәпнең һәм балалар бакчасының кемнәр исемен йөртәчәге дә билгеле. Димәк, Алат авылының мәшһүр шәхесләре - Советлар Союзы Герое Алексей Ахманов һәм Россия Армиясе генерал-полковнигы Владислав Ачалов исемнәре кечкенә чактан ук балалар телендә булачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев