Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Табигатьне яклыйк, саклыйк

Биектау районында «Экояз-2022» проекты кысаларында экологик викторина узды. Анда катнашучы 3 команда районның биологик чыганаклары турында белемнәре буенча көч сынашты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, халыкка экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу кешенең рухи дөньясын баета. Бу юлы викторинада балаларга, халыкка  игътибарны экология проблемаларына юнәлтергә  ярдәм итә торган оешма вәкилләре катнашты.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләреннән торган команда үзенә исем сайлаганда җисеменнән ерак китмәгән – аларның командасы «Молодежка» дип атала.

Ә районның Башкарма комитетында эшләүчеләр үз командаларын  «Экопатруль»  дип атаганнар һәм эчтәлекле видеовизитка да әзерләгәннәр. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре командаларының үзенчәлекле исеме белән генә түгел, биологияне, районның табигый чыганакларын бик яхшы белүләре белән дә аерылып торды. Биектау районы 1 нче мәктәп директоры, химия һәм биология укытучысы Елена Сергеевна җитәкләгән мәгариф командасы «Консументы второго порядка» дип атала.  Биологиядән ераграк торган кешеләрнең  “консумент” дигән сүзнең нәрсә аңлатканын белмәү гаҗәп түгел.  Аны без дә интернетка кереп кенә белдек. Урманнарда яши торган ерткыч хайваннар – бүреләр, аюлар, төлкеләр, арсланнар һәм башкалар «Консументы второго порядка» дигән төркемгә керә икән. Исеменнән үк күренгәнчә, өченче команда викторинада җиңелү турында уйлап та карамый. Алдагы ике командага җитди конкурент икәнлекләре күренеп тора.

Викторинаның сораулары күпкырлы иде. «Молодежка» яшьләре күз ачып йомган арада Биектау районы аша ага торган ике зур елга -  Казансу һәм Ашыт  елгаларын атадылар. Барлык сорауларга да шулай тиз генә җавап табып булмаган очраклар да булгалады. Мәсәлән, Биектау районында нинди файдалы казылмалар табыла? Катнашучылар монда да каушап калмадылар, районда табыла торган торф, балчык, бурташ кебек чималларны атадылар. Каракүл ривәятенең кайдан килеп чыкканы турында да сорау булды.  Ривәять күл барлыкка килүнең үзенчәлегенә бәйле икән.

Тормыш-көнкүреш калдыклары табигатьне, әйләнә-тирәне ямьсезли,  пычрата торган факторларның берсе булып тора. “Коега төкермә – суын эчәрсең”, дигән мәгънәле мәкаль бар татар халкында. Район экоактивистлары моны бик яхшы аңлый. Чөнки алар районда уздырыла торган барлык өмәләрдә, акцияләрдә актив катнашып киләләр. Жюри әгъзаларын сокландырып,  викторина сорауларына  җавап бирергә дә кул күтәреп кенә тордылар. Сорауларның берсе генә дә җавапсыз калмады.

Жюри нәтиҗәләрне гадел чыгарды: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге командасы – 3 нче урынга, консументлар – 2 нче урынга, ә «Экопатруль»  командасы 1 нче урынга чыкты.

“Безнең өйдә экологиягә багышланган 2 китап бар. Мин аларны кызыксынып укып торам. Кызыл китапны да өйрәнәм. Аларның һәр битендә мин ясаган билгеләр сакланган”, - ди җиңүче команда әгъзасы Евгения Денисова.  Ирина Ковалева да экология темасы белән кызыксынуын яшермәде.

“Мондый викториналар балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә бик файдалы.  Әзерлек кысаларында бик күп белешмәләр тупладык, белемнәрне арттырдык”, - дип уртаклашты үзенең фикере белән мәгариф командасы әгъзасы Вероника Клочкова.

“Викторинада катнашу безгә бик тә ошады, үзебезнең көчле һәм йомшак якларны танырга  ярдәм  итте. Викторина ахырында безнең барыбызга да китаплар бүләк иттеләр. Табигатьне җентекләп өйрәнәбез инде хәзер. Киләсе елда 1 нче урынны алырга теләгебез”, - ди «Молодёжка» командасыннан  Инсаф Җәбиров.

 «Экояз-2022» акциясе май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев