Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сәйяр” балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестивале

Казан шәһәренең "Әкият" курчак театрында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестиваленең йомгаклау тантанасы үтте. «Сәйяр» театр фестивале сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максаты белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары редакциясе тарафыннан оештырыла. Быел бу фестивальдә Татарстан Республикасының...

Казан шәһәренең "Әкият" курчак театрында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестиваленең йомгаклау тантанасы үтте. «Сәйяр» театр фестивале сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максаты белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары редакциясе тарафыннан оештырыла. Быел бу фестивальдә Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларыннан 520 балалар театр коллективы катнашкан.

Биектау районы мәгариф оешмалары да инде берничә ел рәттән оештырылып килүче әлеге кызыклы бәйгедән читтә калмыйлар. Сентябрь-октябрь айларында бәйгенең район туры үткәрелеп, иң яхшы театр коллективлары зона этабында катнашу хокукы алды.

Театр яратучы балаларыбыз республика этабында да үзләрен яхшы күрсәтә алды: Г. Баруди исемендәге дүртенче номерлы мәктәп 1 нче урында (җитәкчесе Гаязова Н.М.), Зур Битаман мәктәбе 3 нче урында (җитәкчеләре Баһавиева Н.С., Баһавиева Ф.Р.), Биектау "Сандугач" балалар бакчасы "Милли төсмер" номинациясендә җиңүче (җитәкчесе Зиннурова Г.И.). Йомгаклау тантанасында Г. Баруди исемендәге дүртенче номерлы мәктәпнең "Сәйләннәр" театр коллективының матур чыгышы, сәхнәләштерелгән өзектә төрле милләт укучыларының катнашуы тамашачыны сокландырды. Шулай ук, Бөреле урта мәктәбе (җитәкчесе Равилова Г.В.) һәм Красносельский "Тургай" балалар бакчасы (җитәкчесе Гобәйдуллина Л.Ш.) диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев