Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Светофор башбаштаклыгы!”

Бүгенге көндә 16 меңләп кеше яшәүче Биектау авылында йортлар һәм социаль билгеләнештәге объектлар саны гына түгел, транспорт хәрәкәтендә катнашучылар саны да арта бара. Олы авылның проблемалары да олы була. Юллар киңәйтелмәгәнлектән, биредә машиналар бик күп җыела, юлтранспорт фаҗигаләре саны да кимеми. Биектау районында көненә 15ләп авария була. Юлтранспорт фаҗигаләренең сәбәбе нидә соң?

Биектаулыларны иртәнге якта да, кичләрен дә Зур Кызыл (Большая Красная) урамындагы бөкеләр каршы ала. Пермяки борылышы үзе генә дә ни тора! Моның сәбәбе - юлларда тәртип булмау, башбаштаклык. Һәр авария дә диярлек руль артында утыручыларның үзәгенә үткән бер үк урында була.

Ярый әле биредә транспорт катнашында булган аварияләрнең берсендә дә әлегә һәлак булучылар юк. Әмма халык бик зарлана. Иң киеренке сәгатьләрдә бу урында борылуы кыен. Машиналар булмаган мизгелне көтәргә туры килә. Машина йөртүчеләр еш кына кагыйдә бозалар, аларга светофор “рөхсәт биргән” вакыт җитми. Ничек өлгерәләр, шулай борылалар да. Кышкы чорда тау ягыннан килүчеләр өчен аеруча куркыныч. “Бу участоктагы хәрәкәтне җайга салырга иде”, “Башка светофор куярга, ә борылышны ук белән көйләргә вакыт” дигән өндәүүтенүләр ишетелгәләп тора.

- Монда руль артындагы кешегә кызыл төс янганда узып китәргә ярыймы-юкмы икәнлеге аңлашылмый. Әйтик, аңа сулга борылырга кирәк, ә югарыдан машиналар килә. Бу очракта нишләргә? - дип аптыравын белдерде Александр Головин.

ЮХИДИнең Биектау бүлеге җитәкчесе Айрат Әсәдуллин ә л е г е в а з г ы я т ь н е б е л ә . “Главтатдортранс”ка караган машина юлы кем балансында булса, шуңа күрсәтмәләр бирелгән инде. Светофор режимы тиздән үзгәртеләчәк. Ә инде бөкеләргә килгәндә, монысында хәл катлаулырак. Сулга борылу өчен өченче секцияне өстәү мөмкинлеге юк.

- Өстәмә секция кую мөмкинлеге юлны киңәйтеп һәм өченче полосаны кертеп, машина юлына реконструкция уздырылган очракта гына мөмкин булыр, мөгаен, - дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Әсәдуллин.

Ә монысы инде “Главтатдортранс”ка кагыла торган мәсьәлә. Тагын бер күңелсезлек. Монысында да Зур Кызыл урамындагы светофор - Биектауга керү юлындагысы. Проблема җәяүлеләргә кагыла. Сезгә юлны аркылы чыгарга ярыймы-юкмы икәнлеген белү өчен я руль артындагы кешенең сигнал биргәнен көтәргә, я булмаса артка борылып карарга кирәк. Фаразлана торган сәбәбе - контакт юкка чыгу. Безне ЮХИДИнең Биектау бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Әсәдуллин бу җитешсезлек бетерелер, дип ышандырды. Тик кайчан бетереләчәге турында гына әйтмәде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев