Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Суыксу авылында “Башваткыч” уены.

Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен билгеләп үтәләр. Без-Суыксу мәдәният йорты хезмәткәрләре дә 8нче март бәйрәмен үзенчәлекле итеп үткәрергә булдык. Бәйрәм концертын "Башваткыч" уены белән бергә кушып башкарырга уйладык. Бәйрәмебезне яшь егетләребез Адель Гарипов һәм Ильнар Сабиров ачып җибәрделәр. Алар матур теләкләрен һәм җырларын залда...

Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Без-Суыксу мәдәният йорты хезмәткәрләре дә 8нче март бәйрәмен үзенчәлекле итеп үткәрергә булдык. Бәйрәм концертын "Башваткыч" уены белән бергә кушып башкарырга уйладык.

Бәйрәмебезне яшь егетләребез Адель Гарипов һәм Ильнар Сабиров ачып җибәрделәр. Алар матур теләкләрен һәм җырларын залда утырган гүзәл затларыбызга бүләк иттеләр. Алып баручыбыз Гомәр абый Гиниятов "Башваткыч" уенын башлап җибәрде. Һәр уенчы башваткыч уены турында үзләренең фикерләрен әйттеләр. Җирәбә буенча 1нче уенчы Ләйсән Газизова булды. Ул Буа якларыннан авылыбызга килен булып төшкән гүзәл затыбыз. Икенче уенчыбыз Дәлинә Шигабиева - бу гүзәл затыбыз безгә Питрәч якларыннан килгән кызыбыз, ә менә өченче уенчыбыз Мәкнүнә Маннапова Актаныш якларыннан. Ул актаныш ягының матур табигатен күреп, суларында коенып үскән гүзәлебез.

Уенчыларыбыз сәхнәдә матур итеп бизәлгән өстәлләр артында урын алдылар. Экранда сорауларга җаваплар яшеренгән таблица бирелгән иде. Һәр уенчы үзенең җавабын кыңгырау тавышы белән белдерергә тиеш булды. Гомәр абый горизонталь рәвештә бирелгән сорауларны башлап җибәрде. Уенчыларыбыз җавапларны узарыштан әйтә башладылар. Уен барышында алып баручыбыз аларга төрле кызыклы сораулар бирде. Үзләренең яраткан ярлары белән ничек танышулары, шулай ук нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүләрен сорады. Уенчыларыбыз кул эшләрен алып килгәннәр иде. Дәлинәнең кул эшләре залда утырган тамашачыларны таң калдырды. Ул чәчәкләрне нинди генә материал кулланып эшләмәгән. Шулай ук гипстан копилка, фомеран кәгазен кулланып телефон куя торган сувенир башмак, бизәнү әйберләре һ.б. Башваткыч уенына ул пешереп алып килгән пәхләвә дә тамашачыларга бик ошады. Алып баручыбыз нинди һөнәреңне күрсәтәсең дигәч, гүзәл затыбыз Дәлинә әниләргә багышлап бик матур язылган шигырен бүләк итте. Ул шигырь укыганда күзләргә яшьләр тулды.

Ләйсән Газизова - бу гүзәл затыбыз өч бала әнисе. Ул салфеткалардан бик матур итеп чәчәкләр ясаган иде. Уенга күчтәнәч итеп салат ясап алып килгән. Һөнәренә килгәндә, ул да барлык хатын-кызларыбызны котлап әниләргә карата язылган шигырен укыды.

Ике уенчыбыз арасында тормыш тәҗрибәсенә баерак булган гүзәл затыбыз - Мәкнүнә апа. Ул тугыз оныкның дәү әнисе. Аның оныкларына дип бәйләгән кофталары берсеннән-берсе матурлар иде. Ә менә күчтәнәч итеп пешергән милли ризыгы чәк-чәк барысын да таң калдырды. Мәкнүнә апа барлык хатын-кызларны котлап "Мәтрүшкәләр" җырын бүләк итте.

Экранда чыккан сорауларга җаваларны әйтә-әйтә уен ахырына якынлашты. Очколарны санар вакыт җитте. Җиңүче булып өченче уенчыбыз Мәкнүнә Маннапова калды.Һәр уенчыга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмебезне матур җырлар, дәртле биюләр, шаян хәлләр белән дәвам иттек. Тамашачылар Зөлфия Шакирҗанова башкаруында "Хатын-кыз бәхете", "Җиләкле алан" җырларын бик яратып тыңладылар. Яшь егетебез Зөлфәт Махмутов татар егетләре биюен бик матур итеп башкарды. "Картаймале әнкәй" җырын Инсаф Гиниятов залда утырган тамашачыларны күз яшьләрен сөртерлек итеп җырлады. Бәйрәмебезнең алып баручысы Гомәр абый Гиниятов үзенең шаян биюен башкарды. Мунча себеркесе тотып биегән бу бию залда утыручыларның көчле алкышларына күмелде. Гомәр абый бу шаян биюен район сәхнәсендә дә биеп, грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Бәйрәмебез ахырында мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәрхәд Фаттахов үзенең яраткан җырларын башкарды.

Безнең бәйрәмне карарга килгән авылдашларыбыз, кайткан кунаклар үзләренә яңа энергия, яхшы кәеф алып киттеләр.Авылыбызның мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәмнәр авылдашларыбызны һәрвакытта күңелле, матур эчтәлекле, яңадан-яңа концертлары белән шатландырып торыр әле.

Эльмира Фаезова, Рәзилә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев