Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугыш ветераны Павел Лядковка - 94 яшь

Бөек Ватан сугышы ветераны, Биектау районында яшәүче Павел Петрович Лядков туган көнен билгеләп үтте.

Павел Лядков фронтка 16 яшьлек чагында, сугыш башланганнан соң ике ел узгач китә. Германияне җиңгән көнгә кадәр НКВД эчке гаскәрләренең 169 нчы укчы полкы Беренче Украина фронты составында десантник булып хезмәт иткән. Сугыштагы батырлыклары өчен “Германияне җиңгән өчен” һәм “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышында катнашкан башка ветераннар кебек үк, Пваел Петрович та ул чор турында ачылып сөйләргә яратмый. Чөнки ул ветеран хәтерендә бик ачы эзләр калдырган. Павел Петрович кайвакытларда гына туганнары белән фронтта башыннан узганнар, сугышчан иптәшләренең батырлыклары турындагы хатирәләр белән уртаклашкан.

- Әле дә хәтеремдә - беренче тапкыр безне Украина сазлыкларына илтеп ташладылар. Таң ата башлау белән агачларга кунаклаган немец снайперлары десант төшерелгән совет солдатларын кыра башладылар. Ә мин бит авылда үскән кеше, авызга камыш каптым да, шуның аша суладым. Менә шулай су астында качып калдым. Шушы тормыш зирәклеге мине исән калдырды. Ә хезмәттәшләремнең яртысы сазлыкта ятып калды. Ул вакытта десант төшерелгәннәрнең яртысы гына исән калды, - дип исенә төшереп сөйләде Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Лядков.

- Җиңү яулап өенә кайтканнан соң Павел Петрович тимерчелек эшен үзләштергән. Күңеленә ошаган тыйнак кызга өйләнеп, гаилә корган. Хатыны белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Музыкага гашыйк булуы Павел Лядковка үзлегеннән баянда һәм балалайкада уйнарга өйрәнергә ярдәм иткән. Сугыш елларында совет солдатларына күңел төшенкелегенә бирелмәскә нәкъ менә музыка ярдәм иткән.

Туган көнендә ветеранны районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева һәм Биектау авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Минһаҗев котладылар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев