Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугыш ветераны Мансур Мөлеков 91 нче туган көнен билгеләп үтә

Биектау районы башлыгы Рөстәм Калимуллин сугыш ветераны Мөлеков Мансур Һидиятулла улын 91 яшьлек туган көне белән котлады. Мансур Һидиятулла улы ике тапкыр Дан Ордены кавалеры. Аның өчен Бөек Ватан сугышы 1943 елда Полтава янындагы сугыштан башлана. Сугышта снайпер пулясыннан башына каты гына яралана. Госпитальдә ятып чыга. Аннан чыкканнан соң кабат...

Биектау районы башлыгы Рөстәм Калимуллин сугыш ветераны Мөлеков Мансур Һидиятулла улын 91 яшьлек туган көне белән котлады.

Мансур Һидиятулла улы ике тапкыр Дан Ордены кавалеры.

Аның өчен Бөек Ватан сугышы 1943 елда Полтава янындагы сугыштан башлана. Сугышта снайпер пулясыннан башына каты гына яралана. Госпитальдә ятып чыга. Аннан чыкканнан соң кабат сугыш кырына кайта: Балтыйк буена җибәрелә.

Мансур Һидият улы Берлинда рейхстагка Җиңү байрагын ничек итеп кадаганнарын күргән, Берлин урамнарында үзенең сугышчан дусларын, старшинасын татар җырын җырлап шаккаттырган кеше ул.

Реклама

Олы Битаман авылында хатыны белән бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, хатынының якты дөньядан киткәненә инде 9 ел була.

Хәзерге вакытта Мансур Мөлеков зур, матур йортта улы һәм килене тәрбисендә яши.

Биектау район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сугыш ветеранына тыныч картлык һәм сәламәтлек теләде, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев