Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Су проблемасы тынгылык бирми

Усад авылында су белән тәэмин итү проблемалары турында анда яшәүчеләр еш зарлана. Кайвакыт ашарга пешерү, юыну өчен дә су булмый. Дача сезоны башлану белән проблема тагын да кискенләшә - су бөтенләй дә юкка чыга. Нишләргә?

Соңгы вакытларда су проблемасы Тимофеевка, Чубарово авылларында яшәүчеләрнең дә баш өянәгенә әверелде. Торбалар тыгылу сәбәпле, краннан күгәргән су ага. Чиста су бик түбән басым астында гына килә. Системада басым булмау сәбәпле кер, савыт-саба юу машиналары, җылылык казаннары эштән чыга. Еш кына су бөтенләй дә килми башлый.

“Менә карагыз, краннан күгәргән су гына килә. Җылылык казаны тыгылды инде. Ә без аны күптән түгел генә алыштырган идек. Күгәрек су торбаларына да утырды. Юынып та булмый, хәтта өй юар өчен дә ярамый бу су”, - дип зарлана Усад авылы Совет урамында яшәүче Ольга Тимерханова.

“Туалет мичкәчеген әле күптән түгел генә чистарткан идем. Тагын тыгылды инде. Тыгылган саен яңасын ала башласаң бернинди акчалар да җитмәячәк. Системада чиста суны күптәннән инде күргән дә юк”, - ди шул ук урамда гомер итүче Фәнзия Серебрякова.

Килеп туган проблема белән булдыра алган кадәр коммуналь система хезмәткәрләре дә көрәшә. Күгәректән азмы-күпме котылып торыр өчен алар торбаларны югары басым астында чистарталар, искергән урыннарны яңаларына алыштыралар. Әмма күгәргән су проблемасы кискенләшә генә бара. Мәсьәләне тамырдан хәл итү өчен яңа су чыганагы кирәклеген инде һәркем аңлый. Бүген Санкт-Петербург дәүләт университетының геологик үзәге белгечләре Толмач авылы янында җир асты суларын эзли, аларның эчәргә яраклымы-юкмы икәнлеген тикшерә.

“Суның катылыгы һәм минеральләшүе күрсәткечләре буенча мондагы чыганак санитар-эпидемиологик таләпләргә һәм нормаларга туры килә. Димәк, Тимофеевка, Усад һәм Чубарово авыллары өчен биредәге чиста су чыганагы тиздән дәүләт балансына алыначак”, - ди СанктПетербург дәүләт университетының геологик үзәге вәкиле Артем Серов.

Гидрогеолог сүзләренә караганда, аккредитация узган махсус лабораториядә суның барлык күрсәткечләре буенча да тирән анализ ясалачак. Барысы да җайлы гына барган очракта, быелгы җәйдә су проблемасы хәл ителергә тиеш.

Әмма проблема су чыганагы табу белән генә тәмамланмый. Краннарда чиста су пәйда булсын өчен чыганактан авылларга яңа торбалар сузарга кирәк. Ә бу эш зур гына финанс чыгымнары таләп итә. Мәсьәләнең бу ягы республика җитәкчелеге дәрәҗәсенә күтәреләчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев