Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Су коенуның да үз тәртибе, үз урыны бар...

Быел һава торышы республика халкын гадәттән тыш кызу көннәре белән сыный башлады. Ике атнадан артык инде термометр баганасының 26 градус билгесеннән төшкәне юк. Әле якындагы ике атнага да синоптиклар эсселек уртача 30 градус чамасында булыр, дип фаразлыйлар. Шундый кызулык татарстанлыларны коену сезонын иртәрәк ачарга этәрде. Май аенда ук инде республика пляжлары ял итүчеләр белән тулган иде. Хәзер исә, сезон рәсми рәвештә ачылганнан соң, комда кызынып ятарга теләүчеләр саны бермә-бер артты. Биектау сулыклары янында да кызынырга мөмкин, әмма су эченә керүнең нәтиҗәсе нинди булыр бит?

Әлдермеш күле - су коену өчен кешеләрнең иң яратып йөри торган урыны. Биредә кызыну урыннары да ярыйсы гына тәртипкә китерелгән, машина кую урыннары да бар. Җыеп кына әйткәндә, барлык шартлар да тудырылган. Тик су коену тыелган.

Биектау районында, гомумән алганда, файдаланырлык кызына торган урыннар юк. Шуңа күрә елга-күлләрдә ял итү кесәгә бәрергә мөмкин. Әле штраф түләп кенә котыла алсаң ярый. Райондагы сулыклардан башка төрле куркыныч янавы да ихтимал.

Тимошкинодагы күлдә дә су коенырга яраталар. Ул биектаулылар арасында гына түгел, Татарстанның башка районнарыннан килгән кунаклар өчен дә нык популярлашып киткән. Марат Кәбиров дуслары белән Арчадан килгән. Пикник ясап, бераз күңел ачып алырга булганнар.

М а х с у с  ф о р м а к и г ә н Г Х М хезмәткәрләрен күргәч, егетләр бераз каушап киттеләр китүен, әмма дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы аларны тынычландырып өлгерде. Бирегә килүләренең максаты профилактик әңгәмә генә булуын аңлатты. Әмма исегезгә төшереп үтәбез - мондый вакытта мангаллар һәм ачык ут белән бик сак эш итәргә кирәк. Ә бу ял итүчеләр тәртип бозмаганнар. Мангалга ике метр ара калдырып, мәйданчык чистартылган, янәшәдә генә су. Агачлыкны да урман дип әйтеп булмый, шунлыктан бу очракта чикләүләр режимы кулланылмый.

- Мин монда өч еллап элек булган идем. Ул чакта да ял итәргә килдек. Бик матур сезнең яклар, - дип үз фикерен белдерде Марат Кәбиров.

Ә менә рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган өчен административ җәза чарасының кулланылуы бик тә ихтимал.

Су янында ял итү өчен коткару хезмәтләре куелган һәм җиһазланган пляжларны сайлавың хәерлерәк. Районда әлегә андыйлар юк.

Әмма 2016 нчы елдан Татарстанда республикада ял итү урыннары санын арттыру эшләре алып барыла. Быел шундый унике урынны ачу планлаштырылган. 2022 нче елга Шәпшедә дә район тарихында рөхсәт ителгән беренче кызыну урыны ачылыр дип вәгъдә итәләр. Барлык кагыйдәсен туры китереп - суын чистартып, төшү-менү урыннарын ясап һәм коткару будкасы куеп.

2016 нчы елда Шәпшедә пляж төзү эшләре шулай да башлап җибәрелгән булган. Бер елдан ләм баскан буа урынында озак көтелгән ял урыны барлыкка килгән булыр иде. Әмма проект туктатылып торган. Матди кыенлыклар килеп чыккан. Хәзер бюджетны раслау турында республика властьларының уңай җавабына өметләнергә генә кала.

Әлегә исә биектаулылар суга чумып алу мөмкинлегеннән мәхрүм түгелләр. Янәшәдә генә Казан. Башкала пляжлары коену сезонын күптән ачтылар инде. Бары берсе генә Роспотребнадзор тикшерүен уза алмаган. Аккош күлен, ТР ГИМС мәгълүматлары буенча фикер йөрткәндә, коену урыны дип кабул итмәвең хәерлерәк. Татарстанда барлыгы 34 урын ачылган. Аларда коткаручылар да, медицина хезмәткәрләре дә кизү тора. Алар һәрвакытта уяу һәм беренче ярдәмне күрсәтергә әзер торалар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Белешмә

ТРның Административ хокук тәртибе бозулары турындагы кодексының 3.10 маддәсе нигезендә рөхсәт ителмәгән урында су коенган өчен гражданнарга ике мең сумнан җиде мең сумга кадәр штраф салу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев