Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

СССР чорында сберкассада "янган" акчаны компенсацияләүгә ел саен 5,5 млрд сум бүленәчәк

Компенсацияне алу өчен гражданнар Саклык банкына мөрәҗәгать итәргә тиеш. 2017-2019 еллардагы РФ федераль бюджетыннан гражданнарның Саклык банкындагы реформага кадәр булган кертемнәренә һәм "Росгосстрах" взносларына компенсация түләүгә һәр елны 5,5 млрд сум акча планлаштырылган. 2017 елга бюджет проекты һәм 2018-2019 елларга план чәршәмбе көнне Финанс министрлыгы сайтында басылган, дип хәбәр итә...

Компенсацияне алу өчен гражданнар Саклык банкына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

2017-2019 еллардагы РФ федераль бюджетыннан гражданнарның Саклык банкындагы реформага кадәр булган кертемнәренә һәм "Росгосстрах" взносларына компенсация түләүгә һәр елны 5,5 млрд сум акча планлаштырылган. 2017 елга бюджет проекты һәм 2018-2019 елларга план чәршәмбе көнне Финанс министрлыгы сайтында басылган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Киләсе өч елдагы компенсацияле түләүләр 2010-2016 еллардагы түләүләр кебек үк булачак. Түләүләр 1945 елга кадәр, шул елны да кертеп, туган РФ гражданнарына (шул исәптән әлеге категория гражданнарның варисларына) 1991елның 20 июненә калган кертемнәре өч тапкыр арттырылып түләнә. 1946-1991 елларда туган РФ гражданнарына (шул исәптән әлеге категориягә караучы гражданнарның варисларына) 1991елның 20 июненә калган кертемнәре ике тапкыр арттырылып түләнә. Кертемнәргә компенсацияләр күләме кертемнәрне саклау вакытына һәм элек алган, өстәмә алган компенсацияләргә бәйле.

РФ гражданнарына компенсацияләр элек ике һәм өч тапкыр арттырып түләнгән булса, яңадан түләүләр каралмаган.

Компенсацияләр гражданнар мөрәҗәгатеннән соң башкарыла. Кертем хуҗасы үлгән очракта, аның варисларына җирләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү өчен, 6 мең сумга кадәр акча түләү дә дәвам итә.

Реклама

Хисап палатасы мәгълүматлары буенча, 2005-2011 елларда федераль бюджеттан аерым категория кертемчеләргә (өлкән яшьтәгеләргә, инвалидларга) һәм СССР дәүләтенең кыйммәтле кәгазьләренә компенсация түләүләре этаплап 365,5 млрд сум күләмендә башкарылган. Саклык банкы тарафыннан 1996 елдан башлап компенсацияләр гражданнарның гарантияләнгән кертемнәренә 441,6 млрд сум күләмендә акча түләнгән.

Алдагы елларда әлеге категория гражданнар даирәсе кимү сәбәпле, компенсация түләүләр зур күләмдә башкарылмаган.

Шуның белән бергә Хисап палатасы 2012 елда 2013-2015 елларга планлаштырылган һәр елны 50 млрд күләмендә билгеләнгән акча арттырып күрсәтелгән дип белдергән. Бу нәтиҗәгә 2011елга түләнгән компенсация (19,4 млрд сум, яки бюджеттан шушы максатларда билгеләнгәннән 40 проценттан кимрәк) һәм 2012 елның беренче ярты еллыгына билгеләнгән (6,4 млрд сум, яки 13 проценттан кимрәк) суммаларны өйрәнеп ясалган.

Бюджет ассигнованиеләре компенсацияләр түләү өчен бары 2016 ел бюджетында гына кимегән - бу елны 8 млрд сум акча бирү планлаштырылган. Әмма алар да артык булып чыккан. Атна башында Дәүләт Думасы хөкүмәтендә 2016 ел бюджетына төзәтмәләр буенча закон проекты кертелгән, Саклык банкы фаразлары буенча көтелгән түләүләр 5,5 млрд сумга кдәр булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев