Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Спортчылар мәйданга җиңәргә дигән көчле теләк белән чыгалар

“Биектау” спорт комплексында Биектау районының мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында волейбол буенча финал уеннары узды. 2 группадан иң яхшы 4әр коллектив чемпион исеме өчен көрәштеләр. Катнашучылар түбәндәгечә бүленде: укучылар саны 100 кешедән кимрәк булган мәктәпләр үзара уйнадылар, ә районның зуррак уку йортлары берберсе белән көч сынаштылар.

Укучыларның район спартакиадасы кысаларында “Биектау” спорт комплексына районның иң көчле волейболчылары җыелды. Районның үзәк мәктәпләре спортчылары катнашкан “А” группасында Бөреле, Дөбьяз, Шәпше һәм Биектауның 1 нче мәктәбе командалары иң көчле дүртлеккә керделәр. “Б” төркемендә чемпион исемен яулау өчен Учхоз, Мүлмә, Алан-Бәксәр һәм Битаман мәктәпләре командалары ярышты. Спортчылар мәйданга җиңәргә дигән көчле теләк белән чыктылар, әмма оттыручылар да әллә ни борчылмадылар, чөнки ярышны оештыручылар бронза медаль өчен очрашу уздырмаска, ярымфиналда катнашучыларның барысын да призлы урын белән бүләкләргә булдылар.

- Чынлыкта исән көндәш бик көчле иде. Әмма бернинди үпкәләү дә юк. Оттырулар, җиңелүләр була инде ул. Аларны тыныч кына уздырып җибәрергә кирәк. Безгә үзебезгә билгеләнгән көндәшләр белән уйнавы бик кызыклы булды, - диде Алан-Бәксәр мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Алина Хәйретдинова.

Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе белән Бөреле мәктәпләре укучылары арасындагы уенны күзәтүе дә бик мавыктыргыч булды. Ике команда да финалга чыгарга лаеклы. Бергә-бер очрашканда аларга кемнең Кубок өчен көрәшергә лаеклы икәнлеген ачыкларга кирәк иде. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары көчлерәк булып чыкты. Финалда аларны Дөбьяздан шундый ук көчле көндәш көтә иде.

- Финал финал инде ул, анда гади көндәшләр булмый. Биектауның 1 нче урта мәктәбе командасы уенчылары спорт комплексындагы мәйданны биш бармаклары кебек беләләр, чөнки алар күнегүләрне шунда уздыралар. Минем укучыларга авыррак булыр, әмма без алдан алар белән группалы этапта уйнап карадык инде. Җиңү безнең команда ягында булды, - диде Дөбьяз гомуми урта белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Габдрахманов.

Финал онытылып карый торган булды. Командалар мавыгып уйнадылар һәм соңгы мизгелгә кадәр кемнең җиңәчәге ачык булмады. Беренче партияне ышанычлы рәвештә Биектауның 1 нче урта мәктәбе укучылары алды. Тәнәфес вакытында Дөбьяз командасы остазы команда уенына төзәтмәләр кертте һәм ул нәтиҗәсез калмады. Партияләр буенча уен Рамил Габдрахманов укучылары файдасына 2:1 булды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев