Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

СПОРТЧЫЛАРЫБЫЗ СӨЕНДЕРЕП ТОРА

Биектау спортчылары безне уңышлы чыгышлары, төрле ярышларда матур җиңүләре белән куандырып торалар. Шушы көннәрдә хатын-кызларның волейбол командасы "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призына Татарстан Республикасы Беренчелегенең финал ярышларыннан җиңү белән әйләнеп кайтты. Безнең волейболчылар, киеренке көрәштә беренче урынны яулап, җиңүче Дипломына лаек булдылар. Мини-футбол буенча егетләр командасы IХ нчы...

Биектау спортчылары безне уңышлы чыгышлары, төрле ярышларда матур җиңүләре белән куандырып торалар.
Шушы көннәрдә хатын-кызларның волейбол командасы "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призына Татарстан Республикасы Беренчелегенең финал ярышларыннан җиңү белән әйләнеп кайтты. Безнең волейболчылар, киеренке көрәштә беренче урынны яулап, җиңүче Дипломына лаек булдылар.
Мини-футбол буенча егетләр командасы IХ нчы "Сәламәтлек" авыл спартакиадасы кысаларында уздырылган ТР Чемпионатында өченче урынны алды.
Әлеге спартакиада барышында спортның инде 14 төре буенча ярышларның узуын һәм безнең спортчыларның гомуми зачетта ышанычлы рәвештә беренче урында баруларын билгеләп үтүе дә күңелле. Хәзер исә Сарманда узачак чаңгы турнирында уңышлы катнашасы иде. Чаңгычыларның чаңгы юлыннан җилдәй җитез узуын һәм зур уңышларга ирешүен телибез!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X