Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

СПЕКТАКЛЬ ОШАДЫ

"Өмет" Үзәгендәге "Җылы очрашулар" клубы ветераннары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына "Мулла" спектакленә бару оештырылды. Спектакльнең нигезендә яшь хәзрәтнең динсезлек һәм агрессия белән көрәше ята һәм спектакльнең финалы фаҗигале булса да, күңелдә яктылыкка, яхшылыкка ышаныч һәм өмет туа. Спектакльне караганнан соң, тамашачылар озаклап, аягүрә басып актерларны һәм режиссерны...

"Өмет" Үзәгендәге "Җылы очрашулар" клубы ветераннары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына "Мулла" спектакленә бару оештырылды.
Спектакльнең нигезендә яшь хәзрәтнең динсезлек һәм агрессия белән көрәше ята һәм спектакльнең финалы фаҗигале булса да, күңелдә яктылыкка, яхшылыкка ышаныч һәм өмет туа. Спектакльне караганнан соң, тамашачылар озаклап, аягүрә басып актерларны һәм режиссерны алкышладылар. Бу сәяхәт клуб ветераннарының күңелендә искиткеч матур спектакльне караудан җуелмас тәэсирләр калдырды. Юлда кайтканда пьеса турында фикер алыштылар, драматург Туфан Миңнуллинның соңгы иҗат җимешләренең берсенә соклануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев