Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

СПАРТАКИАДА ЙОМГАКЛАРЫ

Спортның биш төре (ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол, мини-футбол, шашка, өстәл теннисы) буенча Биектау муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында 1 нче Спартакиада узды. Спартакиада нәтиҗәләре буенча урыннар очколарга карап бүленде. 1 нче урынны РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге алды, алар барлык төр буенча чыгыш ясадылар...

Спортның биш төре (ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол, мини-футбол, шашка, өстәл теннисы) буенча Биектау муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында 1 нче Спартакиада узды.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча урыннар очколарга карап бүленде.
1 нче урынны РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге алды, алар барлык төр буенча чыгыш ясадылар һәм һәр төрдә 1 нче, 2 нче урыннарны яуладылар.
2 нче урында РЭС ОАО "Сетевая компания" командасы, аларның волейбол буенча хатын-кызлар командасы булмады. 3 нче урында мәгариф бүлеге, 4 нче - "Өмет" Үзәге, 5 нче - Биектау район үзәк больницасы, 6 нчы - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, 7 нче - Пенсия фонды, 8 нче урында Мәшгульлек үзәге командасы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев