Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Созвездие-Йолдызлык” тамашачыларны һәм катнашучыларны шатландырып тора

Биектауның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “СозвездиеЙолдызлык” республика конкурсының икенче этабы узды. Заман эстрада сәнгате фестивале Россиядә иң зурлардан санала һәм ул Татарстан яшьләренә иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Аңа башлангыч 1998 нче елда салынган. Соңгы берничә елда Биектау районы катнашучылары республика дәрәҗәсендә һәрвакыт иң югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Аделина белән Камилә Габделхаковалар “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында икенче тапкыр катнашалар. Кызлар җыр белән күптәннән мавыгалар һәм сәхнәдә үзләрен табигый, иркен тоталар. Аларның сүзенә караганда, бу юлы үзләренә ышанычлары тагын да арткан. - “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында безнең икенче тапкыр катнашуыбыз. Чыгыш ясау өчен “Синең йолдызың” дигән җырны әзерләдек. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгар алдыннан бик нык дулкынланган идек, хәзер үзебезгә ышанычыбыз артты, андый дулкынланулар сизелми, - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар Аделина белән Камилә Габделхаковалар. “Биектау” бию коллективына йөрүчеләр исә фестивальдә еш катнашалар. Алар әллә ничә чыгыш әзерләгәннәр, араларында “Сөембикә” бию композициясе кебек премьера чыгышы да бар. - Монысы әле яңа номер. Аны күптән түгел әзерләдек. Бик яхшы бию, ул барыбызга да ошый, - диде “Биектау” бию коллективына йөрүче Валерия Сысоева. Бу юлы Биектауның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә икенче сайлап алу туры узды. Жюри хөкеменә төрле жанрларда 50дән артык чыгыш тәкъдим ителде. Болар - җырлар, биюләр һәм конферанс. - К ат н а ш у ч ы л а р н ы ң әлеге конкурска әзерлек д ә р ә җ ә с е н е ң ел н ы ң ел ы н д а а рта ба ру ы сөендерә. Үзенчәлекле номерларның күп булуы да гаҗәпкә калдыра. Нәкъ менә быел конкурста катнашучыларның барысының да башкару осталыгының шактый артуы, югары булуы сизелә, - дип билгеләп үтте “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район туры жюри әгъзасы Зөлфия Сәфәргалина. Биш йөзләп бала конкурска 100дән артык чыгыш әзерләп килгәннәр. Алар арасыннан иң яхшылары тиздән “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона турына барачаклар. Ул 16-17 нче мартта Теләчедә узачак.

Реклама

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев