Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль хезмәткәрләрнең эшләре артып тора

Ел саен март аенда дөньяда халыкара социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Моннан 5 ел элек социаль хезмәткәрләр идән юып, кибеттән ипи алып кайта торган булсалар, хәзер үзләре карый торган гаиләләрнең башка бик күп проблемаларын чишә торган белгечләргә әверелделәр.

Күп кенә ялгыз кешеләр өчен алар хәтта иң кадерле затларга әйләнде. Киң күңелле, игътибарлы һәм сабыр шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша һәм аларда үз көчләренә ышаныч уята. Социаль хезмәткәр - ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт.

Биектау районында социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган. Болар - халыкны социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең район филиалы, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм башка күп кенә структуралар. Алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Район ветераннары, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр - барысы да даими игътибар үзәгендә.

Бу атнада районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре халыкара социаль хезмәтләр күрсәтү көнен билгеләп үтте.

Әлбәттә, бу көнне алар барысы да эш урыннарында булды.

- Үз эшен җаны-тәне белән яраткан, кешеләргә карата мәрхәмәтле булган кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли ала, - ди районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева. - Алар өчен ял һәм бәйрәм көннәре дә юк, һәр көн иртә таңнан яклауга мохтаҗ кешеләр янына ашыга алар. Үзләренең барлык шәхси проблемаларын, начар кәефләрен эчкә яшереп, үзләрен өзелеп көткән ветераннар, инвалидлар, ялгыз кешеләр, ятим балалар янына елмаеп киләләр.

Реклама

Районның социаль хезмәте чын мәгънәсендә халыкны яклау хезмәте булып тора. Заман таләпләреннән дә читтә калмыйча, аннан бер адым алдарак та атларга омтыла. Узган ел Алат бистәсендә социаль бүлек инициативасы буенча урнаштырылган, куркыныч туганда баса торган чакыру кнопкасы ялгыз яшәүче бер өлкән ханымны коткарып кала. Аның өенә җинаятьчеләр керә һәм өлкән ханым кнопкага басарга өлгерә. Полиция хезмәткәрләре җинаять эшен булдырмый кала. Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре янгын кисәтү җайланмаларын урнаштырганда социа л ь х ез м ә т к ә рл ә р г ә мөрәҗәгать итә. Чөнки ялгыз, ярдәмчесез калган өлкәннәр үз йортларына чит кешеләрне социаль хезмәткәрләр белән бергә генә кертә.

Биектау районында соңгы вакытларда социаль такси хезмәте дә халык арасында зур популярлык казанды. Социаль такси хезмәте 65 яшьтән өлкән булган пенсионерларга, физик хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле булган инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтә. Такси аларга районның медицина учреждениеләренә барып җитәргә булыша.

Социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре өлкәннәргә, инвалидларга һәм аз керемле гаиләләргә генә түгел, эшсез калган гражданнарга, үз эшен ачып җибәргән кешеләргә дә ярдәм кулы суза. Эшсез калганнарны яңа һөнәр үзләштерергә укуга юллама бирә, соңыннан аларга эшкә урнашырга ярдәм итә. Үзмәшгуль гражданнарга финанс ярдәме күрсәтү программасы эшли. Үз эшен башлап җибәргән кешеләр бирегә килеп финанс ярдәме генә түгел, алга таба эшләргә киңәшләр дә алып китә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев