Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Солдат кайтыр, көт кенә...

Татарстан Республикасында 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш кампаниясе старт алды. Гражданнарны хәрби хезмәткә алу 2014 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.  Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр мөһим сәбәпсез хәрби хезмәтен үтәмәгән ир-атларның дәүләт гражданлык хезмәтенә яки муниципаль хезмәткә эшкә урнаша алу мөмкинлеген чикли. Икенче яңалык:...

Татарстан Республикасында 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш кампаниясе старт алды. Гражданнарны хәрби хезмәткә алу 2014 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. 

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр мөһим сәбәпсез хәрби хезмәтен үтәмәгән ир-атларның дәүләт гражданлык хезмәтенә яки муниципаль хезмәткә эшкә урнаша алу мөмкинлеген чикли.

Икенче яңалык: 2014 нче елгы язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча, армиягә барудан качып йөргән егетләргә, 27 яшь тулгач, хәрби билет урынына белешмә генә бирәчәкләр.

Өченчесе: ел башыннан РФ Хөкүмәте карары үз көченә керде. Анда армиягә алынудан азат итә торган чирләрнең үзгәртелгән исемлеге бирелә. Бу исемлек кыскарак һәм катгыйрак. Мәсә-лән, 2 нче дәрәҗә яссытабанлылык һәм аяк табаны буыннарының 2 нче стадиядәге артроз авырулары булган армиягә барырга тиешле егетләрнең барысы да гаскәрләргә озатылачак. Яссытабанлылыкның 3 нче дәрәҗәсе булганнар гына хәрби хезмәттән азат ителә.

Элегрәк сәламәтлекләре буенча хәрби хезмәткә яраклылыгы чикле дип табылган гражданнар, әгәр алдан куелган диагноз медицина оешмаларында тикшеренгәннән соң үзгәртелсә, яңадан тикшерелергә мөмкин.

Һәр чакырылучыга шәхси электрон карта булдыру да күздә тотыла. Анда хәрби хезмәткәр турындагы демографик мәгълүматлар, медицина күрсәткечләре, аның фотосурәте, шулай ук хәрби хезмәтен үтәү урыны һәм срогы күрсәтеләчәк.

Армиягә, элеккечә үк, хәрби исәптә торучы яки торырга тиешле, хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителүгә яисә кичектерелеп торуга хокукы булмаган 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-атлар алына.

Реклама

Быелгы язгы чакырылышта Россиядә чакырылудан азат ителүгә яисә кичектерелеп торуга хокукы булмаган 1987-1996 елгы 154 мең кеше алынып, гаскәрләргә җибәреләчәк. Татарстан Республикасында комиссиягә чакырылучылар - 19 мең 500 тирәсе.

Татарстанлыларның 4 меңгә якыны, хәрби хезмәт үтү өчен, Кораллы Көчләр берләшмәләренә һәм хәрби частьларга, эчке гаскәрләргә һәм башка хәрби формированиеләргә җибәреләчәк. Татарстаннан алынучыларның күп өлешен Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк хәрби округларына (Каспий флотилиясе, Кара диңгез флоты, ВВС частьлары) озатачаклар.

Чакырылучыларны Татарстан Республикасының җыелу пунктыннан беренче озату 2014 елның 14 маена планлаштырыла.

Редакциягә Биектау хәрби комиссариатыннан килгән мәгълүматларга караганда, язгы чакырылышта районнан 70 егет хәрби хезмәткә китәргә тиеш. 1 апрельдә уздырылган беренче комиссиягә 50 егет килде. Алар хезмәт итәргә Екатеринбург, Севастополь, Ерак Көнчыгыш, Мәскәү янына һәм Россиянең башка төбәкләренә җибәреләчәк.

Киләчәктә көндезге бү-лекләрдә укучы, куелган таләпләргә сәламәтлеге буенча туры килүче һәм хәрби хәзерлек үтәргә теләк белдергән барлык вуз студентлары андый хәзерлекне үтә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X