Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Солдат билгесез булып калмаска тиеш

Билгесез солдат көне илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләп үтелә. Бу көнне Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган, җир шарының төрле кыйтгаларында яу кырларында башларын салган сугышчы солдатларны искә алу чаралары уздырыла. Мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында батырлык дәресләре оештырыла. Әлеге истәлекле көн совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүне, тынычлык өчен гомерләрен биргән ватандашларыбыз турындагы хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.

Ваня Платов Шәпше мәктәбенең 5 нче сыйныфында укый. Сталинград сугышы турында ул бик яхшы хәбәрдар. Чөнки үзенең сыйныфташлары белән бергә батырлык дәресенә әзерләнгәндә ул Бөек Ватан сугышы тарихын җентекләп өйрәнә. Ә Сталинград сугышы Ватан сугышында җиңүгә таба кискен борылыш ясаган мөһим вакыйга булып тора. Укучылар әлеге сугыш турында документаль фильмнар караганнар, документаль әсәрләр укыганнар, мәктәп күргәзмәсе өчен шактый гына материал туплаганнар.

“Документаль фильмнар аша без сугышның нинди авыр булганлыгын күрдек. Куркыныч. Мондый сугышлар башка булмасын иде”, - ди Иван Платов.

Шәпше мәктәбе укучылары батырлык дәресенә оешкан төстә әзерләнгән. Балаларның билгесез солдат көнен батырлык дәресе белән искә алып үтәргә дигән башлангычын укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә хуплап чыга. Мәктәпнең яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышында совет солдатларының дошман белән көрәшкән иң истәлекле, әһәмиятле вакыйгаларны инсталляция юлы белән тасвирлап күрсәттеләр. Мәктәптә билгесез солдат көненә багышланган күргәзмә дә оештырылган. Батырлык дәресенә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, бүгенге көндә хезмәт итүче хәрбиләр дә килгән иде.

“Үзебезнең педагогик эшчәнлектә балаларны патриотик рухта тәрбияләүне, үз иленең тарихына горурлык хисләре уятуны максат итеп куябыз. Балалар илебез язмышын хәл иткән данлы чорлар турында күбрәк белсен, бүгенге тыныч тормышның кадерен белсен дигән алшарт белән эшлибез”, - ди Шәпше урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Шакирова.

Татарстанның очрашуга килгән хәрби туганлык ветераннары балаларга батырлык, чын дуслык турында сөйләделәр. Алар сугышның эчендә булган ветераннар. “Үтерәм мин сине” дигән сүзне шаяртып та әйтмәгез, сугыш һәм үлем - бертуганнар. Бердәм булыгыз, тату үсегез, бердәмлек һәм дуслык зур көчкә ия. Бары тик шундый көч кенә хәрби низагларны булдырмый калуда ярдәм итәчәк”, - диделәр ветераннар. Соңыннан алар балаларга геройлык, батырлык төшенчәләрен аңлаттылар, тугандаш халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, динен хөрмәт итәргә кирәклегенә басым ясадылар.

Эльвира МОСТАФИНА, Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев