Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәнәгать мәйданчыгы: җитештерү киңәя, матди хәл яхшыра

Төп капиталга инвести-цияләр күләме буенча Татарстан Идел буе Федераль округында - беренче, Россиядә бишенче урында тора. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов стратегиясе, илдәге катлаулы икътисадый вазгыятькә карамастан, инвестиция-ләр килүне тәэмин итә. Хәтта кризис чорында да бездә яңа җитештерү объектлары ачыла. Инвесторлар, ышанычлы партнер буларак, Татарстанга һәм аның лидерына ышаналар. Сер түгел,...

Төп капиталга инвести-цияләр күләме буенча Татарстан Идел буе Федераль округында - беренче, Россиядә бишенче урында тора. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов стратегиясе, илдәге катлаулы икътисадый вазгыятькә карамастан, инвестиция-ләр килүне тәэмин итә. Хәтта кризис чорында да бездә яңа җитештерү объектлары ачыла. Инвесторлар, ышанычлы партнер буларак, Татарстанга һәм аның лидерына ышаналар.

Сер түгел, безнең шәһәр яны районы эшмәкәрлек өчен бик уңай. Шуңа күрә Биектау районының сәнәгать мәйданчыклары булдыру һәм аларга җитештерү объектлары урнаштыру буенча республикабызда әйдәп баручыларның берсенә әверелүе гаҗәп түгел.


белешмә

Хәзерге вакытта Биектау районында ТР Икътисад министрлыгында аккредитация үткән өч сәнәгать мәйданчыгы эшли, аларда 10 резидент (арендатор) исәп-ләнә. Ә республикада 2014 нче ел ахырында 25 сәнәгать мәйданчыгы бар иде.

Февраль аенда безнең районга килгәч, ТР Премьер-министры Илдар Халиков болай дип билгеләп үткән иде:

- Кәгазьдә сәнәгать мәйданчыкларын теркәткән районнар бездә җитәрлек. Чын резидентлары белән мактана алырлыклары исә күп түгел. Ун резидент чик сан булмас, дип ышанам, уңайлы җирдә урнашуыгыз сезгә күрсәткечләрне арттырырга мөмкинлек бирер.

"Единство" идарә компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте беренче мәйданчыкны 2014 нче елның 9 октябрендә теркәтте. Ел азагына тагын икәү барлыкка килде: "Развитие" һәм "Паландия".

"Единство" идарә компаниясе"нең генераль директоры Арман Тулеев сөйләвенчә, сәнәгать мәйданчыкларын Биектау районы территориясенә урнаштыру эшмәкәр-ләр өчен дә, район өчен дә әһәмиятле. Арендатор-резидентларга үз производстволарын миллион кеше яшәгән зур сәнәгать шәһәре күршесенә урнаштыру файдалы. Тимер юл һәм федераль әһәмияткә ия автомобиль юлының якынлыгы да мөһим. Биектау сәнәгать мәйданчыкларының башкалардан өстенлеге менә шунда. Әле тагын арендаторларга бирелә торган ташламалар һәм өстенлекләр бар. Яңа технологияләр дә күбрәк кулланыла, ә бу җитештерү объектларында югары нәтиҗәлелекне тәэмин итә.

Территориясендә сәнәгать мәйданчыклары булу районга, аның халкына нәрсә бирә соң? Барыннан да бигрәк, шуны әйтергә кирәк: аларны булдыру вакыты илдә икътисади кризис башланган чорга туры килде. Ә кризислар җитештерүнең кимүенә һәм эшсезләр саны артуга китерә. Шуңа күрә сәнәгать мәйданчыкларында яңа җитештерү объектлары барлыкка килү бу җәһәттән бик тә вакытлы булып чыкты. Яңа эш урыннары барлыкка килде. Мәсәлән, «Татгазинвест»та меңгә якын, «Бакалейщик»та йөз кеше эшли. Райондагы һәр инвестор - салымнар һәм бюджетка табыш чыганагы да.

Районның сәнәгать мәйданчыкларында теркәлгән предприятиеләр бүген полиэтилен, төзелеш өчен металл конструкцияләр, тимер-бетон һәм пластмасса әйберләр җитештерәләр. Шулай ук магистраль газүткәргечләр сузу һәм ремонтлау, архитектура проектлары төзү һәм башка эшләр белән шөгыльләнәләр.

сүз уңаеннан

2014 нче ел йомгаклары буенча безнең республика инвестицияләр кертелүнең торышы буенча Россиянең иң яхшы субъектлары бишлегенә керә. ТР муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында 12 нче урында торучы Биектау районы да Татарстан икътисадына лаеклы өлеш кертә.


2014 нче ел йомгаклары буенча безнең республика инвестицияләр кертелүнең торышы буенча Россиянең иң яхшы субъектлары бишлегенә керә. ТР муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында 12 нче урында торучы Биектау районы да Татарстан икътисадына лаеклы өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев