Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шундый хезмәт бар

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе составында җинаять-башкару федераль казна учреждениесе дигән подразделение бар. 2012 елның 7 маенда аның барлыкка килүенә 93 ел тулды. Әлеге подразделение иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган төрле төрдәге җинаять-процессуаль йогынты ясауны башкара. Бу түбәндәге җәзалардан гыйбарәт: төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр,...


Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе составында җинаять-башкару федераль казна учреждениесе дигән подразделение бар. 2012 елның 7 маенда аның барлыкка килүенә 93 ел тулды.
Әлеге подразделение иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган төрле төрдәге җинаять-процессуаль йогынты ясауны башкара. Бу түбәндәге җәзалардан гыйбарәт: төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр, билгеле бер вазифаны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукын чикләү; ирекне чикләү; шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең үз-үзләрен тотышларын, хөкем ителгән йөкле хатын-кызларның һәм 14 яшькә кадәр баласы булган хатын-кызларның үз-үзләрен тотышына контрольлек итү. Җинаять-башкару инспекциясенең җирле подразделениеләренең берсе - аның Биектау районындагы филиалы. Филиал җитәкчесе - эчке хезмәт подполковнигы Алмаз Җәмил улы Шәрипов.
Хәзерге вакытта дәүләт, хөкүмәт тарафыннан актив төстә хуплана торган җинаять-башкару системасын үстерү концепциясендә иректән мәхрүм итү җәзасын алмаштыра торган җәзалар өстенлекле була бара. Димәк, җинаять-башкару инспекцияләренең роле кү-тәрелә. Шулар белән бергә хезмәткәрләрнең җаваплылыгы, бурычлары һәм эшләре дә арта һәм катлаулана. Чөнки иректә йөрүче, күчеп йөрүнең барлык мөмкинлекләренә ия булган шартлы рәвештә хөкем ителгән кешенең тәртибен күзәтү рәшәтка артында утыручыны күзәтүгә караганда күпкә авыррак. Хөкем ителүчеләрне тәрбияләү буенча зур эш алып барыла. Инспекция хезмәткәрләре эшенең максаты закон бозуларны ачыклау һәм аларны законлы рәвештә теркәү генә түгел, тормышта бер тапкыр ялгышып, төзәлү юлына басарга, тормыш рәвешен үз-гәртергә, иректән мәхрүм ителү кебек күңелсез нәрсәләрдән котылырга теләгәннәргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Бу мәшәкатьле һәм авыр эш. Берничә тапкыр хөкем ителгән, инде иректән мәхрүм итү урыннарында булган кешеләр белән эшләү аеруча авыр, андыйларны куркытып та, үгетләп тә булмый.
Бүген җинаять-башкару инспекциясенең Биектау филиалында штатта өч хезмәткәр тора, алар җинаять эшләре буенча судлар чыгарган карарларның 50% тан артыгын үти. Зур нагрузкага карамастан, эш тиешле дәрәҗәдә алып барыла, җәзасы үтәлеп җитмәгән, филиалда исәптә торучы контрольсез затлар юк. Сизелерлек ярдәмне республиканың җәзаларны башкару идарәсе күр-сәтә, филиалга автомашина бирелде, басма-исәпләү техникасы белән тәэмин ителде. РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" районара бүлеге начальнигына полиция бүлеге бинасында аерым урын бүлеп бирү өчен зур рәхмәт белдерәсе килә.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан, әлеге хезмәтне оештырган һәм анда озак еллар хезмәт иткән хезмәткәрләрне искә алырга телибез, алар арасында Радик Равил улы Вәлиев, Рәсимә Демиевна Гали-әхмәтова, Дамир Һади улы Сафин, Роберт Гомәр улы Әхмәдуллин.
Кадерле ветераннар һәм хәзерге көндә армый-талмый эшләүче хезмәткәрләр! Сезне җинаять-башкару инспекциясенең барлыкка килү көне белән тәбрик итәбез, барыгызга да корычтай нык сәламәтлек, авыр хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете, иминлек телибез. Сезне рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән генә искә алсыннар иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев