Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәпше авыл җирлеге башлыгы Ефим Сидоровны 85 яшьлеге белән котлады

Кичә 26 нчы декабрь көнне Шәпше авылында гомер кичерүче Сидоров Ефим Федор улы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Аны әлеге гомер бәйрәме белән котларга Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беләяков килгән иде. Ефим федор улы 45 ел "Серп и молот" хуҗалыгында хезмәт куйган, шуның 40 елын механизатор булып эшләгән....

Кичә 26 нчы декабрь көнне Шәпше авылында гомер кичерүче Сидоров Ефим Федор улы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Аны әлеге гомер бәйрәме белән котларга Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беләяков килгән иде.

Ефим федор улы 45 ел "Серп и молот" хуҗалыгында хезмәт куйган, шуның 40 елын механизатор булып эшләгән. Ул ТРның атказанган механизаторы, Октябрь революциясе ордены, Хезмәт кызыл байрагы һәм ВДНХның бакыр медале белән бүләкләнгән кеше ул.

Ефим Федорович үзенең хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстергән. Хәзергесе вакытта аның 7 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев