Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәхнәдә "Яшь йолдызчыклар"!

Ямаширмә халкы тормышларын мәдәният, иҗат, сәхнә сәнгатеннән башка күз алдына китерә дә алмыйлар. Олысы, кечесе җырлый, бии, иҗат итә, рухи яктан үсәргә омтыла. Ямаширмәнең халык театры турында районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ахыргы тапкыр уздырылган "Идел-йорт" театр фестивалендә дә 18 иң яхшы театр коллективы арасына керде алар. Ә...

Ямаширмә халкы тормышларын мәдәният, иҗат, сәхнә сәнгатеннән башка күз алдына китерә дә алмыйлар. Олысы, кечесе җырлый, бии, иҗат итә, рухи яктан үсәргә омтыла.

Ямаширмәнең халык театры турында районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ахыргы тапкыр уздырылган "Идел-йорт" театр фестивалендә дә 18 иң яхшы театр коллективы арасына керде алар. Ә менә аларның артларыннан үсеп килүче яшьләре булуын күпләр бәлки белеп тә бетерми торганнардыр.

Авылның өметле киләчәге - яшь талантлардан торган "Яшь йолдызчыклар" театр төркеме 2009 елдан бирле эшләп килә. Шул вакыт эчендә шактый гына спектакль куярга да өлгергәннәр инде. Ш.Фәрхетдиновның "Шифалы су", Г.Камалның "Бүләк өчен", Т.Миңнуллинның "Кайда халык, кайда дөреслек?", Л.Леронның "Аңгыра сарык бәрәне", "Былтыр кызы", Г.Закированың "Унберенчеләр", И.Зәйниевнең "Кәҗә, сарык һәм башкалар" һәм "Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары" спектакльләрен бик күп кеше үз итеп өлгергән, спектакльләр белән Республикада уздырылучы төрле смотр- бәйгеләрдә: "Иделкәем", Ш.Биктимиров исемендәге Республика бәйгеләрдә дә чыгыш ясаганнар.

Быелның 17 гыйнварында "Яшь йолдызчыклар" кабат мәртәбә үз тамашачыларын яңа әкият белән сөендерде. Бу юлы алар Ләбиб Леронның "Чәпәләй һәм Тәпәләйнең Яңа ел маҗаралары" спектаклен сәхнәләштергәннәр. Әкиятне сәхнәгә куючы - режиссер Филсинә Сәгъдиева театрны үз иткән балалар турында бик матур фикердә: "Балалар спектакль өйрәнергә бик теләп йөрделәр, репетицияләрне көтеп алалар иде. Алар бик актив, тырыш, театрны бик яраталар. Шуңа күрә алар белән эшләве дә җиңел".

Спектакльнең төп каһарманнары булган укучылар үзләренең сәхнәдә уйнауларыннан бик канәгать, берсен-берсе бүлешә-бүлешә алар үзләренең хисләре белән уртаклаша:

Инсаф Галиев: "Мин песи малаен уйныйм. Спектакльне куярга өйрәнү җиңел булды. Сәхнәгә бер менсәң, үзеннән-үзе сөйләп китәсең, өйрәнәсең. Шулай кабатлый-кабатлый барсы да истә кала."

Спектакльдә төп рольләрнең берсен башкарган Лиана Мөхәммәдиева иптәшләре белән сәхнәдә уйнавы рәхәтлеге турында әйтә: "Әлеге спектакльдә тычкан баласы булып уйныйм. Спектакльдә уйнарга миңа җиңел булды, чөнки мин сәхнәне бик яратам. Иптәшләрем белән дә сәхнәдә уртак тел таптык, алар белән уйнарга рәхәт, моңарчы да бергәләп спектакльләр куйган бар иде инде", - ди ул.

Спектакльдәге гыйбрәтле хәлләр аша әкият каһарманнары тамаша залында утырган укучылар, укытучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә әдәплелек, әхлаклылык, дуслык, хөрмәт турында сөйләделәр, яхшылык һәм яманлыкның аермасын аңалаттылар.

Бу әкиятне сәхнәгә куярга мәдәният йорты директоры Фәргать Шаһимәрданов ярдәм иткән, музыкаль бизәлешне Айнур Сәмигуллин эшләгән. Шулай ук мәдәният хезмәткәре Алинә Гыймадиева балаларның сәхнәдә уеннары яхшы чыксын өчен үз көчен куйган. Әкият каһарманнарының киемнәре аерым игътибарга лаек, алар зәвык белән тегелгән. Монысы да мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе.

Спектакльнең тәрбияви яктан бик мөһим икәнлеген Ямаширмә мәктәбенең татар теле һәм тарих укытучысы Чулпан Галиәхмәтова да ассызыклап китте: "Безнең укучыларыбыз бик иҗади, бик сәләтле. Авылыбызда эшләп килүче театр төркеменең балаларны әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләүдә, иҗат сәләтләрен үстерүдә дә мөһим роль уйный. Балаларыбыз монда йөреп матур сөйләргә, үзләрен сәхнәдә тотарга, татар әдәбияты белән якыннан танышырга яхшы мөмкинлек. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез".

Сәхнәдә чыгыш ясау зур нәрсә. Хәтта бик оялчан бала да, рольгә кереп киткәч, үзгәрә, ачыла, үз фикерен курыкмыйча әйтә башлый. Димәк аның үзенә ышанычы арта, иптәшләре белән иркенрәк тота башлый. "Яшь йолдызчыклар" театр төркеме тамашачы алдында чираттагы имтиханын тотты. Тиздән, февраль аенда аларның Казанда башкала тамашачысын, танылган жюри әгъзаларын шаккаттырасы бар. Уңышлар сезгә, кызлар-егетләр! Киләчәктә сезне профессиональ сәхнәләрдә дә күреп алкышлыйсы иде…

P.S.: "Яшь йолдызчыклар" театр төркеменә йөргән егет һәм кызларның өчесе үзләренә һөнәр итеп артистлыкны сайлаганнар икән инде. Рәмис Шакиров, Ләйсән һәм Гөлназ Закировалар хәзерге вакытта Казан театр училищесында данлыклы артист Илдар Хәйруллин һәм режиссер Ренат Әюпов курсларында укыйлар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев