Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәфкать тулы йөрәкләр кирәк

Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган хәйрия чарасы узачак. Аның максаты гаиләләрендә физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү. "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафонында катнашучы балаларның һәркайсы да катлаулы, дәвалауга авыр бирелә торган чирләрдән интегә. Сез, изгелек кылып, түбәндә күрсәтелгән исәпкә акча күчереп, аларның...

Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган хәйрия чарасы узачак. Аның максаты гаиләләрендә физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү.
"Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафонында катнашучы балаларның һәркайсы да катлаулы, дәвалауга авыр бирелә торган чирләрдән интегә. Сез, изгелек кылып, түбәндә күрсәтелгән исәпкә акча күчереп, аларның хәлен бераз булса да җиңеләйтә аласыз.
Кузьмичева Анастасия, 14 яшь.
Анастасия әтисе дә, әнисе дә булган ишле гаиләдә тәрбияләнә. Әтисе төзелеш фирмасында эшче булып хезмәт куя. Әнисе эшләми, инвалид баланы һәм тагын ике кечкенә баланы тәрбияли. Кыз кеше ярдәменнән башка мөстәкыйль атлап йөри алмый. Шулай да Анастасия күп нәрсәләргә ирешкән инде: ул укый, бөтенесен дә аңлый, үзе утыра, үзе ашый ала. Настяның кайчан да булса йөреп китәчәгенә дә өмет зур. Әмма моның өчен "Шәфкатьле куллар" тернәкләндерү үзәгендә дәваланырга акча кирәк.
Корбанов Тимур, 13 яшь.
Тимур тулы булмаган гаиләдә үсә. Әнисе, баласының төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, эшләргә мәҗбүр. Тимурны карарга әбисе булыша. Әтисе бик сирәк килә, матди ярдәм күрсәтми, алимент түләми. Тимур хәрәкәтчел, зиһенле һәм кызыксынучан малай. Аны елына 2 тапкыр Алабугада һәм Арчадагы тернәкләндерү үзәкләренә алып баралар. Тимурның гаиләсе зарланырга һәм сорарга күнекмәгән, шуңа күрә аны үз хисапларыннан дәвалыйлар. Ә менә яңа инвалидлар коляскасын алырлык акчалары юк. Тимурның коляскасы бар барын, әмма ул җайсыз. Көне буе анда утырганнан соң малайның аркасы сызлый башлый. Ә хәрәкәтләнү өчен башка җайланма юк. Алар алырга теләгән автомат коляска 120 мең сум тора.
ИПРАда (тернәкләндерү һәм абилитациянең шәхси программасында) күрсәтелмәгән махсус коляска алырга акча кирәк.
Исайкина Алина, 14 яшь.
Алина тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Аның әти-әнисе аерылышкан. Инвалид бала карагач, әнисе эшли алмый. Алинаның әтисе матди яктан ярдәм итми, алиментны да вакыттан-вакытка гына түли (сәламәтлегенә карап). Сентябрь аенда Алинаның тез буынына операция ясалган. 6 атна буе гипста булганлыктан, тәненең күп урыннарында җәрәхәтләр барлыкка килгән. Хәзерге вакытта Алина операциядән соң тернәкләндерүгә (массажга) мохтаҗ.
Кызга операциядән соң тернәкләндерү өчен акча кирәк.
Рәхмәтуллин Тимур, 11 яшь.
Тимур әти-әниле гаиләдә үсә. Әтисе эшли, әнисе инвалид бала карый. Сәламәтлегенә катлаулы диагноз куелса да, Тимур бик хәрәкәтчел. Ул берничә елдан бирле бочче белән шөгыльләнә. Ә моның өчен гаилә атнага 3 тапкыр Арчага бара.
Хәзерге вакытта Тимурга дәвалау физкультурасы һәм массаждан торган кыйммәтле дәвалау курсын узарга кирәк.
Галиуллин Вадим, 12 яшь.
Вадим тыныч тормышлы ишле гаиләдә үсә. Анда III төркем инвалид бала да бар. Гаиләгә "Аварияле торак" программасы буенча 3 бүлмәле фатир бирелгән. Гаиләнең туендыручысы әтиләре. Аның кереме ипотекага түләргә һәм көндәлек кирәк-ярак алуга китә. Вадим коляскалы инвалид.
Транспорт чыгымнарына һәм массажга түләү өчен матди ярдәмгә мохтаҗ.
Шиһабиева Азалия, 12 яшь.
Азалия тулы гаиләдә тәрбияләнә. Әнисе эшләми, инвалид баласын карый. Әтиләре 3 нче төркем инвалид, эшкә урнаша алмый, социаль яклау бүлегендә исәптә тора. Алинаны өйдә укыталар. Акыл сәләте нормада. Азалия аралашучан, шат күңелле, сөйкемле кыз.
Аңа "Беренче адым" тернәкләндерү үзәгендә дәваланыр өчен акча кирәк.
Хәсәнҗанова Гүзәл, 9 яшь.
Гүзәл тулы гаиләдә үсә. Аның әтисе төзелеш эшләре белән шөгыльләнә, әнисе эшли алмый, чөнки инвалид баланы карарга кирәк. Гүзәл Казанда сукыр һәм начар күрә торган балалар өчен ачылган 172 нче номерлы мәктәптә укый. Алар һәр көнне мәктәпкә үзләре барырга тиеш. Моңа бик күп көч, вакыт һәм акча китә. Март аенда Гүзәлгә "Казанский" тернәкләндерү үзәгендә түләүле дәвалау курсы узарга кирәк. Аның бәясе - 33000 сум. Моның кадәр акча җыю гаиләнең хәленнән килми.
Кыз "Казанский" тернәкләндерү үзәгендә дәвалану өчен акчага мохтаҗ.
Алдай әйтеп киткән балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны түбәндәге реквизитлар буенча күчерә алалар:
Благотворительный фонд "Биектау"
Социально-экономического развития
Высокогорского муниципального района
ОСБ "Банк Татарстан" №8610 г, Казань
БИК 049205603
к/с 30101810600000000603
р/с 40703810162160000062
ИНН/КПП 1616021017/161601001
Назначение платежа: Благотворительный марафон "От сердца к сердцу"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев