Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Шаян” балалар бакчасы нәниләрне кабул итәргә әзер

Эстачи авылында озак көтелгән вакыйга булды - “Шаян” балалар бакчасы ачылды. Соңгы елларда Биектау авылында, Эстачи һәм Пермякида шәхси секторда зур төзелеш эшләре бара. Халык саны арта бару тиешле карарлар кабул итүне, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзүне дә таләп итте.

- Без балалар бакчасы ачылуга, әлбәттә, бик шат. Чөнки без Пермякида шушы тирәдәрәк яшибез. Балабызга өч яшь һәм безгә биредә урын тәкъдим иттеләр. Беренче тапкыр шушы бакчага барачакбыз, - диде Гөлнар Исхакова.

“Шаян” балалар бакчасы ачылу бары Гөлнар Исхакова өчен генә түгел, Эстачи авылындагы яңа комплексларда яшәүчеләр өчен дә күптәннән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Район өчен бу кискен проблеманы хәл итүдә җитди адым булып тора.

- Үзегез күреп торасыз - районыбыз югары темплар белән үсә, алга бара. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират зур. Ел башында мондый вакыйга булу - бик яхшы күренеш, - диде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Әлеге тантанага чакырылган министрлыклар җитәкчеләре һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесенең бүләкләре дә яңа балалар бакчасына зур ярдәм булып торыр. “Шаян” балалар бакчасы мөдире Оксана Җиһаншинага техника һәм җиһазлар сатып алу өчен сертификатлар тапшырдылар. Символик тасманы кисәргә яңа белем бирү учреждениесен төзүдә катнашкан кешеләрнең һәммәсен дә чакырдылар. Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин кулында да кайчы иде. Равил Хисаметдинов әйткәнчә, яңа балалар бакчасының ачылуында беренче чиратта, районның элеккеге Башлыгы буларак, Рөстәм Галиулловичның өлеше бик зур.

Реклама

Балалар бакчасы “Демография” федераль программасы буенча төзелгән һәм ул 220 урынга исәпләнгән. Бу 12 төркем дигән сүз, аларның яртысы - ясле яшендәгеләр өчен. Бүлмәләрдә - яңа караватлар һәм шкафлар, уенчыклар. Заманча спорт залы һәм аш бүлмәсе тулысынча җиһазланган һәм эшкә әзер.

- Бакчада өлкән тәрбияче, ике логопед, психолог, физкультура укытучысы, музыка дәресләрен алып баручылар бар. Тәрбиячеләр барысы да югары һәм махсус урта белемлеләр. Әмма безгә әле тагын да тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, техник персонал кирәк, - диде “Шаян” балалар бакчасы мөдире Оксана Җиһаншина.

“Шаян” балалар бакчасында шулай ук нәниләрне дә көтәләр. Әлегә буш урыннар бар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев