Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шауласын урманнар

Быел игълан ителгән Экология елы кысаларында республикада территорияләрне яшелләндерү, агач-куаклар, чәчәкләр утыртуга зур әһәмият бирелә. Агымдагы елның 5 октябрендә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңай санитар-экологик шартлар тудыру максатында "Агач утырту көне" акциясендә актив катнаштылар. Агач-куаклар Казан-Кадышево машина...

Быел игълан ителгән Экология елы кысаларында республикада территорияләрне яшелләндерү, агач-куаклар, чәчәкләр утыртуга зур әһәмият бирелә.

Агымдагы елның 5 октябрендә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңай санитар-экологик шартлар тудыру максатында "Агач утырту көне" акциясендә актив катнаштылар. Агач-куаклар Казан-Кадышево машина юлы буена утыртылды.

Әлеге чарада Биектау районының социаль яклау идарәсе начальнигы Рания Гайнетдинова шәхсән үзе дә катнашты.

Реклама

Эшләр тәмамлангач, урманчылар агач утыртучыларны учакта пешкән бәрәңге һәм хуш исле самавыр чәе белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев