Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шахмат - зирәкләр уены

Биектау районының Шәпше, Чыпчык һәм Ямаширмә авылы мәктәпләрендә балалар өчен шахмат зоналары барлыкка килде. Хәзер укучылар тәнәфесләрдә һәм дәресләрдән азат булган вакытларда интеллектуаль уен белән мәшгуль булачак. Шахмат зонасы иң элек Шәпше мәктәбендә пәйда булды. Мәктәптә моңа кадәр берәү дә шахмат уйнау урыны булдыру турында уйламаган. Шахмат өстәле урнаштыргач та, балаларның һәрберсендә уйнап карау теләге уяна. "Балалар бик шат. Һәр сыйныфның үзенең шахматчылары пәйда булды. Киләчәктә, балаларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, шахмат түгәрәге ачарга ниятлибез”, - ди Шәпше урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйниятуллина.

Районда матур башлангычны бик тиз күреп алалар. Чыпчык авылы мәктәбе дә шахмат өстәленә ия була. Биредә балалар берничә ел рәттән инде оста җитәкче кулы астында шахмат серләрен өйрәнә. Хәзер инде үзара, мәктәбара ярышлар уздырырга да мөмкинлекләр бар.

“Без мондый бүләккә бик шат, балалар бигрәк тә. Секциядә моңа кадәр кечкенә шахмат такталарында уйный идек. Хәзер инде үзеңне профессиональ шахматчы итеп тоярлык шартлар булдырылды. Балаларның да уенга омтылышы сизелеп тора”, - ди Чыпчык урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Хәйруллина.

Максим Шебалов яңа өстәлдә уздырылган турнирда җиңү яуларга да өлгерде инде. Ул ике ел дәвамында шахмат уйный, осталыгы арта гына бара. Профессиональ шахмат өстәлендә уйнаганда Максимның күзләре янып тора. Аның белән бергә үзләренең интеллектуаль дәрәҗәләрен сынап карарга теләүче балалар да арта бара. Кем белә, бәлки Максим дөнья күләмендәге гроссмейстер дәрәҗәсенә күтәрелер!

Реклама

“Шахмат түгәрәгенә йөри генә башлаган вакытта мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмый иде әле. Тора-бара мин шахмат белән чынлап мавыгып киттем. Хәзер инде өйдә дә күнегүләр уздырам, уйныйм һәм һәрвакыт отам”, - ди Максим Шебалов.

Ямаширмә мәктәбендә балалар бер үк вакытта бер өстәлдә шахмат та, шашка да уйныйлар. Берьюлы 4 бала уен белән мәшгуль. Уку елы ахырына кадәр Биектау районының 20 мәктәбе шахмат өстәлләре белән тәэмин ителәчәк, дип белдерделәр безгә район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев