Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сертификат безгә дә эләкте

5 ноябрьдә Казан Ратушасында автобус ачкычлары, хоккей формасы һәм спорт инвентаре алу өчен сертификатлар тапшыру булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты, "Ак барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов катнаштылар. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында...

5 ноябрьдә Казан Ратушасында автобус ачкычлары, хоккей формасы һәм спорт инвентаре алу өчен сертификатлар тапшыру булды.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты, "Ак барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов катнаштылар. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында хоккей үсеше буенча лидер булып тора, шулай ук Россия хоккеенда икенче урынны били. Яшь спортчылар күчмә ярышларда һәм өйрәнү-тренировка җыеннарында катнаша алсын өчен, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыту өчен, республика Президенты спорт учреждениеләренә ярдәм күрсәтергә һәм 44 урынлы 11 "НЕФАЗ" автобусы бирергә дигән карар кылган.

Тантаналы бүләкләү алдыннан Рөстәм Миңнеханов балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре вәкилләренә мөрәҗәгать итте:

- Хоккейны барыбыз да яратабыз, ләкин аны һәркем үзенчә ярата. Хоккей командаларыбызның, бигрәк тә "Ак барс", "Нефтехимик"ның уңышлары балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә нигезләнргә тиеш. Соңгы елларда спортның бу төрен алга җибәрү юнәлешендә бик күп эш башкарылды һәм бшкарыла: Боз сарайлары төелә, балалар өчен спорт мәктәпләре ачыла. Эш системалы алып барыла һәм ул дәвам иттереләчәк.

Рөстәм Нургаи улы "Татнефть", "Түбән Кама Нефтехим" компанияләренң булышлыгын да билгеләп үтте.

Тантаналы церемониядә "Ак барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов, хоккей формасы һәм инвентарь алу өчен, 9 балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә сертификатлар бирде. Мондый бәхет елмайган мәктәпләр арасында иектау районы БҮСМ дә ба. Казанга Биектау районыың 2006 елда туган хоккейчылар командасы "Биектау" Боз сарае директоры Андриян Тябин җитәкчелегендә барды.

- Бу - безнең өчен искиткеч вакыйга. Хоккейчыларга 20 комплект кием алу өчен сертификатлы булдык, - дип шатланып сөйләде ул. - республика безне беркайчан да онытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев