Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Семинар-киңәшмә

Дөнья шаукымында барыбыз да ашыгабыз, нидер эшлибез, нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешергә телибез. Менә 2016 нчы ел да узып бара. Ел ахыры булгач, барлык өлкәләрдә дә йомгак ясала. Декабрь азагында "Ак каен" балалар бакчасында Биектау районының территориаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының еллык нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә уздырылды. Аны мәгариф хезмәткәрләре...

Дөнья шаукымында барыбыз да ашыгабыз, нидер эшлибез, нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешергә телибез. Менә 2016 нчы ел да узып бара.

Ел ахыры булгач, барлык өлкәләрдә дә йомгак ясала. Декабрь азагында "Ак каен" балалар бакчасында Биектау районының территориаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының еллык нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә уздырылды. Аны мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район советы рәисе Эльза Сабирова алып барды. Бу семинарда узган ел нәтиҗәләре белән генә танышу түгел, ә киләсе елга планлаштырган эшләр турында да сөйләшенде.

Суык көн булуга карамастан, "Ак каен" балалар бакчасы безне бик җылы каршы алды, анда эшлекле, уңай атмосфера тудырылды. Беренчеләрдән булып, бакча мөдире Энҗе Мотыйгуллина кыскача үзләренең балалар бакчасы тормышы белән таныштырды. Шулай ук балалар кечкенә генә концерт та күрсәттеләр. Үзебез дә балачак хатирәләренә бирелеп утырдык.

Икенче көн тәртибе буенча мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының район советы рәисе Эльза Сабирова сүз башлады. Ул 2016 нчы елда башкарган эшләр, ирешкән уңышларга нәтиҗә чыгарды. Профсоюз оешмасы барлыгы 1796 кешегә хезмәт итә, ярдәм күрсәтә икән. Район күләмендә профсоюз оешмасы ярдәмендә күп мәсьәләләр хәл ителгән. 58 кеше санаторий-курорт путевкалары белән тәэмин ителгән, өстәмә яллардан файдаланганнар. Теплоход путевкалары белән дә тәэмин ителгән хезмәткәрләр. Уку елы тәмамланганда июнь айларында профсоюз рәисләре өчен нинди дә булса чара оештырыла. Быел бу экскурсия Алабуга шәһәренә булды. Без бу шәһәрнең күп кенә тарихи урыннары белән таныштык, музейларында булдык.

Реклама

Бүгенге көндә көн кадагы булган хезмәт хакы проблемасы да Эльза Юрьевнаның контролендә. Ул бу вәзгыятьнең хезмәткәрләргә карата уңай хәл ителүе турында кайгырта. Республика мәгариф профсоюзы комитеты тарафыннан күп кенә конкурслар даими оештырылып тора, без дә кулдан килгәнчә аларда катнашырга тырышабыз. Быелгы ел "Хокукый мәдәният елы" ("Год правовой культуры") дип игълан ителгән иде. Күп кенә профсоюз оешмалары бу конкурста үз мәктәпләрендә булган профсоюз почмакларын тәкъдим иттеләр. Бөреле мәктәбенең профсоюз оешмасы җитәкчесе О.Иванованың хезмәте республика күләмендә билгеләнгән. Шулай ук безгә зур ярдәмлек итеп "Эшкә алу документлары" дигән брошюра да бастырылды. Безнең район өчен тагын бер зур куаныч, ул да булса "Яшь педагоглар ассоциациясе" вәкиле, беренче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алинә Арсланованың яшь педагоглар белән яхшы эш оештырганы өчен Республика мәгариф профсоюзы комитеты исеменнән диплом һәм 15 000 сум күләмендә стипендия белән бүләкләнүе. Районыбызда мондый яшьләр күбрәк булсын иде. Тагын бер зур чараларның берсе - сентябрь азакларында һәрбер уку йортында "Профсоюз дәресләре" үткәрелде, безнең район вәкилләре дә бу эштән читтә калмады. Шушы дәресләргә карата республика мәгариф профсоюз комитеты китапчык чыгара, анда Әлдермеш, Суыксу, Мүлмә, Күлле, Бөреле, Олы Кавал мәктәпләре аерым билгеләнеп үтәләр. Ә 2017 нче ел "Профсоюз мәгълүматлары" елы дип игълан ителгән. Һәр чарада актив катнашуны сорады Эльза Юрьевна, актив катнашып, республика күләмендә урыннар алсак, барыбызга да күңелле булыр, ул безгә яңа мөмкинлекләр ачар.

Шулай ук алдагы елда безне тагын бер зур эш көтә. "Коллектив килешүләр"нең срогы чыга, шуны бердәм булып яңадан эшләргә кирәк булуы турында искәртелде. Эльза Сабирова таләпчән булса да, ул үзенә ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире бормый һәм килеп туган проблемаларны халык файдасына хәл итәргә тырыша. Шулай ук аның уң кулы булып торган хисапчысы Любовь Михайловна да бик зур эш башкара. Алар шулай бердәм булып, безне дә бергә туплап, дөрес юл күрсәтеп торалар. Яңа елда да шулай бергә, аңлашып, бер-беребезгә ярдәм итеп, армый- талмый эшләсәк иде. Бөтенесенә дә иң мөһиме саулык, эшләрендә уңышлар, сабырлык, гаиләләрендә тынычлык телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев