Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сайлаулар - ул киләчәкне күздә тоту!

2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар көне! Дөнья мәшәкатьләре белән кирәгеннән артык мавыгып китеп 18 сентябрьдә булачак сайлаулар турында онытырга ярамый. Сайлауларга барып, анда тавышыңны үзең теләгән кандидатка биреп кайту- һәр кешенең гражданлык бурычы. Алгы көннәребезнең нинди булуы, сайлауларда актив катнашуыбызга, объектив...

2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар көне!

Дөнья мәшәкатьләре белән кирәгеннән артык мавыгып китеп 18 сентябрьдә булачак сайлаулар турында онытырга ярамый. Сайлауларга барып, анда тавышыңны үзең теләгән кандидатка биреп кайту- һәр кешенең гражданлык бурычы. Алгы көннәребезнең нинди булуы, сайлауларда актив катнашуыбызга, объектив тавыш бирүебезгә бәйле.

Бу атна якшәмбе көнне һәркем, иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр, теркәлү урыны буенча сайлау участогына килеп, үз бурычын үти ала. Биектау районында барлыгы 36292 сайлаучы исәпләнә. Шуның 12093 се 18-35 яшьтәгеләр, ягъни яшьләр (бу барлык сайлаучылар саныннан якынча 44% дигән сүз). Биектау районы буенча 422 кеше өчен быелгы сайлау беренчесе булачак.

Район буенча барлыгы 48 сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларга үзең белән шәхесне раслаучы документ- паспорт алып килергә кирәк. Сайлауларның гадел үтүе катгый контрольдә булачак. Һәрбер участокта күзәтүчеләр эшләячәк. Шулай ук сайлаулар имин үтсен өчен тиешле куркынычсызлык чаралары да күрелә, һәр сайлау участогында полиция хезмәткәрләре булачак. Гражданнар үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып, ихтыярларын белдерсен- Дәүләт Думасына депутатлар сайласын өчен - тиешле бөтен чаралар да күрелгән.

17 сентябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр участок сайлау комиссияләрендә башка җирдә сайлау хокукы бирүче таныкнамә (открепительное удостоверение) алырга мөмкин булачак. Сайлау көнне әлеге таныкнамә белән теләсә кайсы участокка барып тавыш бирергә мөмкин.

Реклама

Бүгенге көндә бюллетеньнәрнең формасы һәм тексты расланган, алар бастырылган һәм сайлау участокларына таратыла. Зурлыгы буенча бюллетеньнәр А4 форматы тирәсе 21х60 сантиметр булачак. Бермандатлы округлар буенча сайланучыларның бюллетене яшькелт төстә булса, партияләр исемлеге урнаштырылганы - ак булачак.

Биектаулылар ни өчен сайлауларга барачак? Берничә фикерне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Алия Хәйретдинова, журналист:

  • Мин ватанпәрвәр кеше. Илебезнең, республикабызның гимнын гына түгел, Биектау гимнын да тыныч кына тыңлый алмыйм. Бөтен тәнем буенча каз тәннәре йөгерә. Мин үземнең районымны, республикабызны, илебезне яратам. Сайлауларга баруны мин гражданлык бурычы гына дип түгел, ә сайлау участогына барып, тавыш биреп кайтуны минем өчен мактаулы бурыч дип саныйм. Мин сайлауларга барам, чөнки мин минем илемнең алга таба үсүен телим.

Дания Җамалова, эшче:

  • Мин сайлауга без сайлаган депутатларның ил язмышын, халык язмышын дөрес юлдан алып барачагына ышанып үз тавышымны бирергә барам. Авыл җирендә яшәгәч, авыл халкы өчен тагын да күбрәк эшләнсен, без җитештергән продукциянең бәяләрен арттырып, хезмәт хакларын да күтәрсеннәр иде дигән өмет белән дә барам. Барлык авыл хезмәтчәннәрен дә сайлауда актив катнашырга чакырам.

Рашит Газизов, эшче:

  • Мин хәтта «Сайлауларга барыйммы икән?» дип уйлап та тормыйм. Чөнки барсы да ачык, мин сайлауларга барам. Бер сайлауны да калдырганым юк. Безнең гаиләдә дүрт сайлаучы: әнием, үзем, хатыным һәм улым. Минемчә, сайлауларда барыбызның да тавыш бирүе мөһим. Бу вакыйга республиканың киләчәге өчен бик тә әһәмиятле.

Без сайлауларга ни өчен барабыз? Иң беренче чиратта, сайлауга үзебезнең киләчәгебезне һәм шуның белән беррәттән илебез киләчәген хәл итү өчен барабыз. Сайлауга баручы һәрбер кеше бүгенге көн турында гына түгел, ә республикабызның киләчәге турында уйларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев