Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

САЙЛАУЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Узган атнада безнең районда Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин һәм комиссия секретаре Надежда Борисова булды. Бу килүнең максаты - территориаль сайлау комиссиясе эше белән танышу. Биектау районында алар "Сайлау" Дәүләт автоматлаштырылган системасы эше белән таныштылар. Аннары территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә булды, анда Биектау муниципаль районы...

Узган атнада безнең районда Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин һәм комиссия секретаре Надежда Борисова булды. Бу килүнең максаты - территориаль сайлау комиссиясе эше белән танышу.
Биектау районында алар "Сайлау" Дәүләт автоматлаштырылган системасы эше белән таныштылар. Аннары территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә булды, анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Галиулловичка Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуровның Россия Федерациясендә сайлау кампанияләрен уздыруда уңышлы эшләгән өчен Рәхмәт хатын тапшырды.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, комиссия секретаре Надеҗда Борисова очрашу вакытында.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев