Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сайлаулар булды

8 сентябрьдә илебездә бердәм тавыш бирү көне булды. Россиялеләр губернаторлар һәм шәһәр мэрларын сайладылар. Биектау районында муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау булды. Яңа оештырылган Бөреле, Каенлык һәм Биектау авыл җирлекләрендә 35 округ буенча депутатлар сайланды. Олы Кавал, Иске-Казан, Ташлы Кавал, Шәпше авыл җирлекләрендә 4 округта киткән депутатлар урынына өстәмә...

8 сентябрьдә илебездә бердәм тавыш бирү көне булды. Россиялеләр губернаторлар һәм шәһәр мэрларын сайладылар.

Биектау районында муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау булды. Яңа оештырылган Бөреле, Каенлык һәм Биектау авыл җирлекләрендә 35 округ буенча депутатлар сайланды.

Олы Кавал, Иске-Казан, Ташлы Кавал, Шәпше авыл җирлекләрендә 4 округта киткән депутатлар урынына өстәмә сайлаулар узды.

Олы Кавалда, Чыршыда, Шуманда, Каенлыкта халык сайлауда актив катнашты. Тавыш бирү бюллетеньнәренә депутатлыкка 54 кандидат кертелгән иде. 38 кеше депутат итеп сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев