Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сайлау участокларының Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлеген тикшерделәр

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына сайлаулар елның төп сәяси вакыйгасы булачак. Хәзерге вакытта аңа тулы көчкә әзерлек эшләре бара. Сайлау участокларын кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин итүдән тыш, тавыш бирүдә файдаланылачак объектларда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү дә бик мөһим.

Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге хезмәткәрләре көн саен тикшерүләр уздыралар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдә җитешсезлекләр булуын ачыклыйлар.

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына булачак сайлауларда файдаланылачак объектларның күпчелегендә тавышлы янгын сигналлары куелырга тиеш. Хәзерге вакытта Биектау авылында урнашкан 4 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм сайлаулар көнендә халыкны кабул итәргә әзерлек мәсьәләсендә үрнәк объект булып тора.

- Сайлаулар алдыннан һәм Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә безгә әлеге объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше буенча урыннарга барып, планнан тыш тикшерүләр уздыру бурычы йөкләнде, - диде Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге җитәкчесе Алексей Разгулов.

Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе дә калышмый. Анда әлегә бинаны яңа уку елына әзерләүдә соңгы вак-төяк эшләрне башкарып бетерергә тырышалар, 1 нче сентябрьгә барысы да тулысынча әзер булачак. Янгын күзәтчелеге инспекторы Рафаиль Ларин ут сүндергечләрне, сигналлар системасын һәм документларны җентекләп тикшереп чыкты. Әз-мәз җитешсезлекләр булуы ачыкланса да, аларны бетерү мәктәп җитәкчелеге өчен кыенлыклар тудырмас. Аларны бетерергә ике көн вакыт җитәчәк.

- Сигналларны эшләтеп карадык, башкару документларын тикшереп чыктык. Зур кимчелекләр табылмады. Вак-төяк җитешсезлекләрне агымдагы атна дәвамында бетереп, бу турыда хәбәр итәрбез, - диде Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Александр Шеваловский.

Барлык объектлар да беренче тапкыр тикшергәндә үк сынауны уңышлы узалар, дип әйтеп булмый. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре вакытны бик аз бирәләр. Чөнки инспекция тарафыннан планнан тыш тикшерүләр уздыру Россия Президенты Владимир Путин таләбе буенча тормышка ашырыла.

Б и е к т а у р а й о н ы территориясендә алдагы сайлауларда барлыгы 47 объект эшләячәк. Аларның яртысын инде тикшерделәр һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр бирделәр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев