Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

САЙЛАП АЛУ МӨМКИНЛЕГЕ АРТА

Дефицит товарлар алу өчен сәүдә хезмәткәрләренең күңелләренә "ачкыч" эзләргә туры килгән заманнар артта калды. Хәзер без яхшы сыйфатлы товарларны отышлы бәяләрдән алу өчен кибетләр, киосклар, базарларны үзебез сайлыйбыз. Сәүдә объектлары ачылу - сатып алучылар өчен һәрвакытта да яхшы хәбәр. Әнә Биектау район үзәгендә дә узган атнада яңа супермаркет сатып алучылар...

Дефицит товарлар алу өчен сәүдә хезмәткәрләренең күңелләренә "ачкыч" эзләргә туры килгән заманнар артта калды. Хәзер без яхшы сыйфатлы товарларны отышлы бәяләрдән алу өчен кибетләр, киосклар, базарларны үзебез сайлыйбыз. Сәүдә объектлары ачылу - сатып алучылар өчен һәрвакытта да яхшы хәбәр.
Әнә Биектау район үзәгендә дә узган атнада яңа супермаркет сатып алучылар өчен ишекләрен кунакчыл ачты. Ачылышта Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район үзәгендә урнашкан учреждение һәм оешма хезмәткәрләре, поселокта яшәүчеләр килде.
Бу бик күңелле вакыйга. Бер үк бинада кибет тә, кафе да урнашкан - андый объектлар әлегә бездә күп түгел, һәм алар безгә бик кирәк. Алар күпме күбрәк булса, конкуренция дә шуның кадәр зуррак, ә бу сатып алучыларга яхшы, чөнки сайлап алу мөмкинлеге арта, диде район башлыгы. Рөстәм Галиулла улы Алан Бәксәр авыл җирлеге депутаты Хәмит Габделхәй улы Хәкимовка супермаркет һәм кафе төзегәне өчен рәхмәт белдерде, аңа районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Үз чиратларында төзүчеләр биектаулыларның кирәкле һәм файдалы әйберләр сатып алуларын, бәйрәмнәрдә һәм гаилә тантаналары уңаеннан кафеда күңелле ял итүләрен теләде. Шушындый сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары, маяксыман яктыртып, кешеләрне үзләренә җәлеп итсеннәр, ә сатучылар аларны шатланып каршы алсыннар, диде "Рассвет" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе.
Супермаркет халык күп йөри торган урынга, йортлар янына салынды, һәм ул, иншалла, буш тормас. Әле бу районда яшәүчеләргә яңа эш урыннары да дигән сүз.
...Мондый очракларда гадәткә кергәнчә, тасма киселде һәм беренче сатып алучыларны көн-дәлек кирәкле төрле-төрле азык-төлек белән шыгрым тулы сәүдә залына чакырдылар. Яңа бинаның икенче катында исә ун өстәлгә исәпләнгән җыйнак кафеда тәмлетамаклардан шунда ук чират тезелде. Прейскурантка күз салгач, биредә бәяләрнең кулай булуына игътибар иттем.

Рәсемнәр: Биектау район үзәгендә яңа кибет һәм кафе каршында.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев