Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сау бул, бакча, исәнме, мәктәп!

1 нче сентябрь - тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән һәр баланың күңелендә мәңгегә истә кала торган көн, чөнки аларның тормышында яңа чор - онытылмас мәктәп еллары башлана. Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Дарья Антонова өчен ул бигрәк тә әһәмиятле булды , чөнки Дарья укулар башланып китүне белдергән беренче кыңгырауны үз куллары белән шалтыратты.

Дарья Антонова Бөреле мәктәбендә үзенең беренче Белем көнен каршылады һәм аңа бик мөһим бурыч та йөкләнгән иде - ул беренче мәктәп кыңгыравын шалтыратты.

- Мин бик дулкынландым. Матур итеп киендем, әни миңа матур чәчәк бәйләме әзерләп куйган иде. Тик бераз моңсу әле миңа - бакча белән хушлашасы килми, - диде беренче сыйныф укучысы Дарья Антонова.

Бөреле мәктәбендә 400 ләп укучы белем ала. Бу Биектау районындагы иң зур мәктәпләрнең берсе. Балалар укуда, спортта һәм иҗатта ирешкән уңышлары белән дан тоталар.

- Белемне аны бары тик укуда гына алырга димәгән. Хезмәттә дә, бер-береңне хөрмәт итүдә дә, иҗатта да билгеләр бары яхшы гына булырга тиеш, - дип үзенең изге теләкләрен белдерде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Бәйрәмнең мөһим өлеше укытучыларны хөрмәтләүгә багышланды. Хезмәтләрендә югары казанышларга ирешүләре һәм эшләрендә активлык күрсәтүләре өчен алар бүләкләргә лаек булдылар.

Рәсми өлештән соң беренче сыйныф балалары шигырьләр сөйләп, тантанага җыелучыларны самимилекләре белән сокландырдылар, ә мәктәп тәмамлыйсы чыгарылыш сыйныф укучылары нәниләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирделәр. Әлеге бәйрәм укучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә дулкынландыргыч булды.

- Дулкынланмыйча гына булмады инде. Кызыбызны беренче сыйныфка алып килдек бит. Безнең өчен бу вакыйга тәүге тапкыр. Кызыбыз да бик дулкынланды. Ул яхшы мәктәптә белем алачак, шуңа күрә үзебезне бәхетле сизәбез. Бу мәктәптә тәҗрибәле һәм игътибарлы педагоглар эшли. Үзебезнең укытучыбыз да бик яхшы, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Евгения Яковлева.

Бөреле мәктәбе ярты гасырдан күбрәк вакыт балаларга белем бирә. Биредә үзләренә генә хас традицияләр урнашкан һәм укытуда үзләренең алымнары да бар. Педагоглар һәр баланың күңеленә ачкыч табалар.

- Һ ә р б у ы н ө ч е н д ә нәрсәләрдер аеруча кирәкле һәм нәкъ менә аның өчен мөһим. Ә балалар исә һәммәсе дә сәләтлеләр. Безнең мәктәптә моннан күп еллар элек укыганнары да, бүгенгеләре дә. Хәзерге балалар, мөгаен, алдынгырак карашлылардыр. Ә башка нәрсәләрдә алар шул ук балалар, шундый ук мәрхәмәтлеләр, сизгерләр һәм шат күңеллеләр, - диде Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Нина Медведева.

1 нче сентябрьдә Биектау районында меңгә якын беренче сыйныф укучысы парталар артына утырды һәм бу сан узган елдагыга караганда 100гә күбрәк. Районда укучылар саны ел саен арта бара. Ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү өчен яңа мәктәпләр төзелә. 2022 елда Биектау авылында бишенче мәктәп төзеләчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев