Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сан алуда үз өеңдә генә түгел, стационар участокларда да катнашырга мөмкин

15 нче октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу башланды һәм ул 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сан алуда катнашу - ирекле. Килеп туган эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә анда стационар участокларда гына түгел, өеңдә дә, шулай ук Дәүләт хезмәтләре сайты аша да катнашырга мөмкин.

Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә халык санын алу пункты авыл Советы бинасында урнашкан. Сан алуда катнашу өчен вакыт күп - 14 ноябрьгә кадәр билгеләнгән. Бирегә, үзләренең гражданлык бурычларын үтәү өчен, иртәдән үк халык агыла.

- Мин моны безнең киләчәк тормышыбыз өчен кирәкле гамәл дип саныйм, чөнки шушы мәгълүматларга нигезләнеп законнар кабул ителәчәк, халыкка файдалы башлангычларга нигез салыначак, - дип үз фикерен белдерде Илдар Мөбарәкшин.

С т а ц и о н а р у ч а с т о к к а килүчеләргә стандарт сораулар бирәләр. Җенес, яшь һәм туган телдән тыш, анда белемең, гаилә хәле, мәшгульлек, торак шартлары турында да сораулар булачак. Барлык мәгълүматлар махсус планшетка кертелә, сорашу 10 минутта төгәлләнә. Сан алу тәмамланганнан соң барлык мәгълүмат статистика бүлегенә җибәрелә. Мәгълүмат сер итеп саклана, нәтиҗә шәхси үзенчәлекләр күрсәтелмәгән мәгълүматлар нигезендә гамәлгә ашырыла.

- Бүгенге көндә Бөреле авыл җирлеге территориясендә 3168 кеше яши, шулардан сан алучылар һәр бина буенча узачак 1446 йорт хуҗалыгы бар. Бездә 5 сан алучы эшли. Һәркайсында - төрле саннар. Кемдәдер 400, кемнәрдер 300, - дип сөйләде 12 нче сан алу участогы контролеры Наталья Сидорова.

Сан алучыларның өстендә аксыл зәңгәр жилет, шарф, күкрәкләрендә бейджик һәм барлык шәхси саклану чаралары. Кулларында зәңгәр сумка һәм планшет. Алар һәр йортка да шакыйлар һәм анда яшәүче рөхсәте белән сораштыруны башлыйлар. Район кешеләре сан алучыларга карата нигездә яхшы мөгамәләдә.

- Халык мәгълүматны яшермичә тулысы белән яздыра, сан алганда документлар таләп ителми. Көненә якынча 11-12 йортта йөреп чыгабыз, - диде сан алучы Миләүшә Хөснетдинова.

Бөтенроссия халык санын алуның беренче этабы нәтиҗәләре 2022 елның 31 маена, ә икенче этабы киләсе елның 31 декабренә кадәр игълан ителәчәк.

Галия ИЛДАРОВА

БЕЛЕШМӘ

2 0 2 1 е л н ы ң 1 5 н ч е октябреннән 14 нче ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу уздырыла.

Сан алуны электрон вариантта уза алмаучы һәм сан алучыларны үз өйләренә кертәсе килмәгән кешеләр анкетаны стационар сан алу участокларында тутыра алалар. Татарстан территориясендә 430 стационар сан алу участогы эшли һәм күпфункцияле үзәкләрдә дә тагын 58 участок бар.

Сан алучыларны өегездә дә кабул итә аласыз. Алар өйләргә 30 көн буе йөриячәкләр.

Икенче алым - бланкны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә тутыру. Бу алымны 2021 елның 8 ноябренә кадәр кулланырга була.

Өченче алым - халык санын алу пунктына шәхсән үзең килү.

8(800) 707-20-20 - халык санын алу-2021 буенча бушлай кайнар линия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев