Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Салих Сәйдәшев музеена нигез салу тантанасы узды.

Бүген Биектау районы Өбрә авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, дистә елларга алдан аның үсеш юнәлешләрен билгеләүче бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның музеена нигез салу тантанасы булып узды. Бөек композиторның музее авылда элекгрәк тә бар иде. Ул композиторның бабасының нигезендә, узган гасырның 70 нче елларында эшли башлаган иде. Тик еллар...

Бүген Биектау районы Өбрә авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, дистә елларга алдан аның үсеш юнәлешләрен билгеләүче бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның музеена нигез салу тантанасы булып узды.

Бөек композиторның музее авылда элекгрәк тә бар иде. Ул композиторның бабасының нигезендә, узган гасырның 70 нче елларында эшли башлаган иде. Тик еллар узган саен бина таушала, яраксыз хәлгә килә, һәм, нәтиҗәдә, җимерелә. Авыл халкы музей тиз арада гына торгызылмас дип борчыла. Тик бөтен кайгырулар юкка булып чыга.
Тантаналы рәвештә музейга нигез салуда Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнаштылар. Илдар Ирек улы кеше физик һәм матди яктан гына түгел, рухи яктан да бай булырга тиеш дип белдерде. Ә Рөстәм Галиуллович музейның республикабыз горурлыгына әйләнәчәгендә шикләнми һәм музей дөньяның төрле почмакларыннан килгән туристларны каршы алырга лаеклы булырга тиеш дип белдерде.

Шуны да әйтергә кирәк, музей нигезенә киләчәк буыннарга юллама- мөрәҗәгать белән капсула да салып калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев