Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Саксызлык үлемгә илтә

Терлекләрне күзәтүсез калдыру аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Менә бер мисал. 2016 елның 31 октябрендә иртәнге сәгатьтә Биектау районы Торнаяз авылында иректә йөргән үгез 85 яшьлек карчыкны сөзеп үтерә. Чит хайваннар карчыкның өе янында өелеп торган печәнне ашый башлаган була. Карчык боларны тәрәзәдән күреп ала һәм аларны куып җибәрергә дип, урамга...

Терлекләрне күзәтүсез калдыру аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Менә бер мисал. 2016 елның 31 октябрендә иртәнге сәгатьтә Биектау районы Торнаяз авылында иректә йөргән үгез 85 яшьлек карчыкны сөзеп үтерә.
Чит хайваннар карчыкның өе янында өелеп торган печәнне ашый башлаган була. Карчык боларны тәрәзәдән күреп ала һәм аларны куып җибәрергә дип, урамга чыга. Әмма үгез мөгезләре белән карчыкка ташлана һәм аңа бик күп тән җәрәхәтләре ясый. Карчыкның эчке органнарына да зыян килә. Үгезне күршедә яшәүче ир кеше сәнәк белән куып җибәрә. Ә карчыкны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озаталар. Аның гомерен коткарып калу максатыннан карчыкка берничә операция ясыйлар. Әмма үгез әбинең яшәрлеген калдырмаган була. Икенче көнне карчык вафат була.
Әнисенең үлеменә китергән әлеге очрак буенча аның Торнаяз авылында яшәүче улы Биектау районы прокуратурасына гариза белән мөрәҗәгать итә. Район прокуратурасы әлеге аяныч хәлне җентекләп тикшергәннән соң хайван хуҗасының Дөбьяз авыл җирлегендә төзекләндерү, чисталыкны, санитар тәртипне саклау кагыйдәләренең 18.9, 18.10, 19.3 матдәләрен катгый бозуын ачыклый. Әлеге кагыйдәләр буенча авылда яшәүчеләр үзләренең терлекләрен күзәтүсез, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян салырлык хәлдә калдырмаска тиеш. Хайваннар иректә икән, алар бау белән арканлы булырга, яисә көтүче күзәтүе астында булырга тиеш. Хайваннарның диспансер күзәтүен үткән булуы һәм аларның сәламәт икәнлеген раслый торган ветеринария белешмәсе булу да беренчел шарт булып тора.
Әмма район прокуратурасы тикшергән әлеге очракта югарыда санап кителгән бер генә пункт та терлек хуҗасы тарафыннан үтәлмәгән булып чыга.
Тикшерү нәтиҗәсендә тупланган барлык материалны район прокуратурасы терлек хуҗасына җинаять эше кузгату өчен Татарстан Республикасы Тикшерү эшләре идарәсенең Биектау районара тикшерү бүлегенә җибәрде.
Район прокуратурасы таләбе буенча тикшерү комитеты терлек хуҗасына Россия Федерациясе җинаять Кодексының 109 нчы матдәсе буенча (саксызлык аркасында кеше үтерү) җинаять эше кузгатты.
Әлеге җинаять эше буенча тикшерүләр барышын район прокуратурасы күзәтү астына алды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев