Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сак булыгыз – поезд!

Гражданнарны, бигрәк тә балигъ булмаганнарны тимер юлларда сак булырга өндәү цмаксатыннан "Синең куркынычсыз тимер юл" кисәтү айлыгы старт алды. Акция 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр дәвам итә. Шул уңайдан тимер юл буенда яшәүчеләр өчен аның никадәр куркыныч зона икәнлеген аңлату эшләре алып барыла. Республика тимер юлларында ел саен дистәләгән кеше...

Гражданнарны, бигрәк тә балигъ булмаганнарны тимер юлларда сак булырга өндәү цмаксатыннан "Синең куркынычсыз тимер юл" кисәтү айлыгы старт алды. Акция 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр дәвам итә. Шул уңайдан тимер юл буенда яшәүчеләр өчен аның никадәр куркыныч зона икәнлеген аңлату эшләре алып барыла.
Республика тимер юлларында ел саен дистәләгән кеше зыян күрә. Үлем очраклары да байтак. Барлык зыян күрелгән очракларда да кешенең ваемсызлыгы беренче урында тора, барлык очракларда да куркынычсызлык нормалары һәм кагыйдәләре бозылган. Барыннан да бигрәк балигъ булмаган балаларның җәрәхәт алулары борчый. Балалар тимер юл инфраструктурасында йөрү кагыйдәләрен белмиләр. Моны булдырмый калу максатыннан гражданнарга бу хакта мәгълүмат бирелә, төрле алымнар кулланыла, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашулар үткәрелә, видеороликлар күрсәтелә, брошюралар әзерләнә. Шулай да төп җаваплылык, барыннан да элек, әти-әниләрдә. Балаларны һич кенә дә күзәтүсез калдырырга ярамый. Әгәр дә гаилә тимер юлга якын урында яши икән, һичшиксез, анда йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә, җир өсте кичүеннән чыгу юлларын күрсәтергә кирәк. Акция вакытында балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик чаралар үткәрү зарур.
Кызык эзләп вагон түбәләрендә йөрергә, "селфи" төшәргә яратучылар тимер юл хезмәткәрләренең баш авыртуына әйләнде. Тәртип бозучыларга штраф каралуы да аларны туктатмый. Яшьтәшләре арасында "көчлелек" күрсәтү, яки кызыклы кадрлар эзләп "селфи"га төшү еш кына аяныч тәмамлана. Тимер юлда хәрәкәтсез торган вагоннар да кеше гомере өчен куркыныч объект булып тора. Чөнки алар югары көчәнешле ток астында торалар. Вагон өстенә менеп, электр чыбыгына 2 метрдан да якынрак килгән кешене шунда ук үтергеч көчле ток суга.
Куркынычсызлык нормаларын һәм кагыйдәләрен белү һәм аларны төгәл үтәү югарыда атап үтелгән куркыныч хәлләрне булдырмый калуның бердән-бер юлы булып тора.
Ул кагыйдәләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- гражданнарның тимер юл аша чыгуы барытик махсус билгеләнгән урыннардан гына рөхсәт ителә. Бара торган поезд алдыннан тимер юл аша чыгарга ярамый,чөнки поезд машина түгел, аны тиз генә туктатып булмый;
- тимер юл аша җәяү чыкканда җәяүлеләр өчен махсус булдырылган күтәртмәләр, күперләр, җир асты юллары һәм тиешле рөхсәт тамгалары белән билгеләнгән урыннардан гына чыгу сорала. Бу очракта тимер юлларда гына кулланыла торган тавыш сигналларына да игътибар итәргә кирәк;
- ике юл арасында калып, тимер юл аша чыгарга уйлаганда каршы юнәлештә поезд юклыгына инанырга кирәк;
- поезд астыннан чыгу, ике вагон арасындагы тагу җайланмалары аша икенче якка чыгу, платформада пассажирлар өчен сызылган чик зонасыннан чыгу катгый тыела;
- шуны истә тоту мөһим, контактлы электр чыбыгы 27000 Вольтлы. Шул сәбәпле электр үткәргеч чыбыкларына кагылу, тимер юл буендагы электр баганаларына, төрле корылмаларга менү тыела;
Поездда йөрүнең дә үз кагыйдәләре бар:
- поезддан төшү, яисә менү барытик поезд туктаганнан соң гына башкарыла;
- поезд туктап беткәнче аның янына якын килү, поезд барганда вагонга керү, яисә чыгу тыела.
Бары тик кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә куркыныч зонада имин яшәп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев