Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Саба интернат-йортында хәйрия концерт булды

Биектау районыннан ветераннар иҗатының "Балкыш" зона фестивалендә катнашучылардан бер төркем 19 нчы декабрьдә Сабадагы өлкәннәр интернат-йортына концерт программасы белән барды. Группа составында шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге һәм районның мәдәният бүлеге вәкилләре дә булды. Әлеге сәяхәт районның мәдәният һәм социаль яклау бүлекләре ярдәмендә ветераннарның район советы инициативасы белән...

Биектау районыннан ветераннар иҗатының "Балкыш" зона фестивалендә катнашучылардан бер төркем 19 нчы декабрьдә Сабадагы өлкәннәр интернат-йортына концерт программасы белән барды. Группа составында шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге һәм районның мәдәният бүлеге вәкилләре дә булды. Әлеге сәяхәт районның мәдәният һәм социаль яклау бүлекләре ярдәмендә ветераннарның район советы инициативасы белән оештырылды.
Бүгенге көндә республикадагы интернат-йортларда пенсия яшендәге 11 якташыбыз яши, шуларның дүртесе - Саба интернат-йортында. Биредә республиканың төрле районнарыннан барлыгы 82 кеше тора.
Урнашкан матур гадәт буенча районыбызның социаль хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре гадәттә елына 1-2 тапкыр интернатта яшәүче ветераннар янына баралар, хәл-әхвәл сорашып, ничек һәм нинди шартларда яшәүләре белән кызыксыналар. Мондый йортларда, кагыйдә буларак, өлкән яшьтәге, авыру, кеше ярдәменә мохтаҗ карт-карчыклар яши. Саба интернаты директоры Илһам Нургалиев сүзләренә караганда, ветераннарның да төрлесе була. "Алар нинди генә булсалар да, без үз эшебезне тиешенчә башкарырга тырышабыз", - диде ул.
Бинада, коридорларда һәм палаталарда чиста, җыйнак, гөлләр үсеп утыра. Директорның һәм биредә эшләүчеләрнең барысының да игътибарлы, кайгыртучан, эшчән булулары сизелеп тора. Интернатта яшәүче үз районыбыз кешеләре белән аралашканнан соң да без моның нәкъ менә шулай булуына инандык.
Ашханә дә, зал да булып торучы шушы ук бинада артистлар концерт куйдылар.
Безнең килүебез интернатта яшәүчеләр өчен көтелмәгән күңелле яңалык, Яңа ел бүләге булды. Алар безне бик сөенеп, җылы кабул иттеләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын барысы да ошаттылар. Галия Камалова, Нурия Шәрәфетдинова, Радил Галәүтдинов, Шамил Гыйбаев һәм вокаль ансамбль чыгышлары күңелләренә бигрәк тә хуш килде.
Аннары без якташларыбызның
бүлмәләренә кереп сөйләшеп утырдык, социаль яклау бүлеге алдан әзерләп куйган Яңа ел күчтәнәчләрен тапшырдык. Интернатта яшәүчеләрнең барысын да якынлашып килүче 2017 нче ел белән котлап, яңа очрашуларга кадәр саубуллаштык.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев