Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Руслан Июдин Батырлык орденына тәкъдим ителде

24 нче февральдә Владимир Путин Донбассны яклау өчен Украинада махсус операция башлануы турында игълан итте. Аның әйтүенчә, Россия чиктәш дәүләттә денацификациягә һәм демилитаризациягә омтыла. Берничә көннән соң Оборона министрлыгы рәсми рәвештә Россия ягында югалтулар булуы турында белдерде. Россиянең төрле төбәкләрендә үзләренең якташлары һәлак булу турында хәбәр итәләр.

Шушы көннәрдә Биектау районына Украинадагы махсус операция вакытында безнең районда туган хәрби хезмәткәр Руслан Июдинның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште.

Руслан Июдин Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыган. Аны тәмамлаганнан соң Казандагы танк училищесына укырга кергән. Офицер званиесе алганнан соң контракт буенча хезмәт итүне сайлаган.

Харьков өлкәсендә хезмәт иткәндә составында Руслан да булган танк экипажы тылда була һәм Гусеево авылында 3 нче мотоукчы дивизиянең Идарә пункты сагында тора. 8 нче мартта Украина армиясе наемниклары Идарә пунктын һөҗүмгә тоталар. Һөҗүм барышында Руслан Июдин танкы берничә БМПны юк итә, ракета төшүгә дә чыдый. Танкка ут каба. Экипаж машинаны ташлап китәргә мәҗбүр була. Атыш башлана һәм шул атыш барышында Русланның гомере өзелә.

Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Руслан Июдин үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителә.

Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов һәлак булган хәрби хезмәткәрнең гаиләсе янына барды һәм аның әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев