Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рушан хәзрәт Җәбиров: “Гошер сәдакасы бирелгән авылларда яңгыр яумады дип әйтә алмыйбыз, әлхәмдулилләһ”

Аллага шөкер, быел да иртә яздан бирле мәш килеп, сабый бала кебек карап-тәрбияләп, күп көч куеп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләребезнең уңышы сөендерерлек булды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Әлеге башлангычның нәтиҗәләре буенча, Татарстанда барлыгы 533,11 тонна гошер сәдакасы җыелды. Активлык күрсәткән районнар арасында Биектау районы да бар. Юртыш җирлегендә яшәүчеләр дә елның-елында гошер сәдакасын җыю эшендә актив катнашалар. Гошер сәдакасының билгеле нисабы бармы? Гошерне кемгә бирергә кирәк? Бүгенге кунагыбыз һәм әңгәмәдәшебез Юртыш авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Җәбиров.

- Әссәләмәгаләйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ, Рушан хәзрәт! Гошер сәдакасы зәкятнең бер өлеше, диләр?

- Вәгаләйкүм әссәләм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ. Әлбәттә, зәкятнең төрләре күп, шулай бит. Сәдаканың да төрләре күп: гает алдыннан “фитр” сәдакасын тапшырабыз. Елга бер тапкыр, бөтен байлыгыңны исәпкә алып, 2,5 % түләнә торган сәдака бар. Һәм шулай ук җәй буе үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән бирелә торган зәкятнең бер төре - ул гошер сәдакасы.

- Гошер сәдакасын тапшырганда соңга калырга мөмкинме?

- Уңышны җыеп алуга, тизрәк бирү хәерлерәк. Бәрәңге уңышын алуга мохтаҗларга тиешле өлешен илтеп тапшыру сорала. Кәбестә соңрак өлгерә. Димәк, аны шул вакытка җайларга кирәк. Бу һәрбер яшелчә, җиләк-җимешкә кагыла.

- Гошер сәдакасының әҗерсавабы хакында безгә Аллаһ Тәгалә нәрсә дип белдертә?

- Аның турында Коръәндә аерым аять бар. “Бәкара” сүрәсенең 267 аятен карасак , Аллаһ Сөбехәнәкә вә Тәгалә әйтә: “Әй, иман китергән бәндәләр! Хәләл юл белән тапкан малларыгыздан сәдака бирегез. Һәм без сезгә җирдән үстергән яшелчәләрдән, нигъмәтләрдән мохтаҗларга, фәкыйрьләргә өлешен, хакларын бирегез. ”Шул рәвешле, бу беренчедән аятьтә китерелә. Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм хәдистә: “Авыл хуҗалыгы культураларыннан, мәсәлән, яңгыр белән үстерелгәннәреннән уннан бер өлеш бирелергә тиеш. Ә инде безнең кул хезмәте кергән, үзебез су сибеп үстергән нигъмәтләрдән егермедән бер өлеш бирелергә тиеш”, - дип әйтә.

- Гошер сәдакасын бүлеп бирергә ярыймы?

- Монда инде төп шарт: синең мөмкинлегең һәм җ ы е л г а н у ң ы ш к үл ә м е. Мәсәлән: бер гаилә икенче гаиләне тәэмин итә ала. Аларга үзебезнең бәрәңгене, кишерне, чөгендерне, суганны илтеп тапшырабыз. Икенче мисал: без гошер сәдакасын җыясы көн хакында алдан игълан бирәбез. Безнең якларда ул матур гадәткә әйләнде. Һәр гаилә, мөмкинлегенә карап, капка төбенә үз продуктларын чыгарып куя. Ә без барысын бергә туплап, алдан килешенгән урынга илтеп тапшырабыз. Бер елны ул мәдрәсәләрдә белем алган шәкертләр булса, икенче елны “Ярдәм” мәчете дә була. Бүгенге көндә без Казан шәһәрендә урнашкан “Чишмәле” мәчете имам-хатыйбы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әле мәчеткә 60 тан артык мохтаҗ, фәкыйрь, гарип гаиләләр беркетелгән. Без машина белән үз әйберләребезне алып килүгә, алар һәрберсе тиешле күләмдә алып китәләр.

- Күпме тырышлык куеп үстергән яшелчәләрнең тиешле кулларга барып ирешүен күрү дә сөенеч бит, әйеме хәзрәт?

- Әлбәттә. Эшнең шул рәвешле оештырылуына авыл халкы да күнекте. Алдан ук үзләре “хәзрәт, быел кайчан җыябыз?”, - дип сорый башлыйлар. Ул безнең, гадәттә, бер атна алдан эшләнә. Әйтеп үткәнемчә, быел бер өлешне “Чишмәле” мәчетенә тапшырсак, бер машинаны районыбызның “Өмет “ халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге белән берлектә районда яшәүче мохтаҗ гаиләләргә дә тараттык.

- Сөбехәналлаһ, хәзрәт! Республика күләмендә безнең районыбыз быел тулаем алганда 25 тонна бакча нигъмәтләре тапшырган. Халык Аллаһ кушкан эшкә җаваплы карый, димәк. Кылган игелекләрен Аллаһ Тәгалә кабуллардан итсен. Быел күп кенә җирләрдә яңгыр күп яумады. Моңа бәйле рәвештә бераз кыенлыклар булмадымы?

- Юк, әлбәттә. Булса да, бик аз гына. Елдагыча ике машинадан артык гошер сәдакасын җыя алдык. Гошер биргән авылларда яңгыр яумады, дип әйтә алмыйбыз, Әлхәмдулилләһ. Аллаһ Сөбеханәкә вә Тәгалә үзе белеп, яңгырларын да үз вакытында яудырды.

- Күрше генә урнашкан авылларның берсендә ява, икенчесендә яумый. Мондый хәлләр еш була бит.

Реклама

- Әйе. Сабантуй көнендә безнең авылда бик яхшы яңгыр явып узды. Аллаһ Тәгалә биргәнгә бирә. Халык та шуңа күнекте. Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисен искә төшереп үтәсе килә. Әгәр дә гошер сәдакасын бирүне туктатсак, бу халыкка ачлык һәм корылык киләчәк, дип кисәткән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм. Без исә, итагать итеп, үз алдыбызда торган бурычны үтәргә тиешбез.

- Җәйге кайнатмалар хакында берничә урында бәхәсле фикерләр ишеткәнем булды. Бу очракта ничек дөресрәк була икән?

- Мәсәлән, без карлыганны җыеп алуга уңыштан гошер сәдакасы өлешен бирсәк, калган өлешне ничек куллансак та безнең ихтыярда. Әмма уңышны җыеп алган чакта без гошер сәдакасын бирмәсәк, кайнатмаларыбыздан өлеш чыгарсак хәерлерәк. Барысы да безнең нияттән тора. Шушы бер банка кайнатма гошердән китсен дисәк, ул гошер сәдакасы булып исәпләнәчәк.

- Балга килгәндә ничек?

- Балга килгәндә, ул да бирелергә тиеш. Анда инде банкалар исәбеннән. Дөрес, һәрбер әйбернең үз чыгымнары була. Бал кортларын тәрбияләүчеләрнең дә, бәрәңге үстерүчеләрнең дә. Шулай да без барысыннан өлеш чыгарырга тиешбез. Аллаһ Сөбеханәкә вә Тәгалә үзе бик юмарт, шуңа күрә юмартларны ярата. Бер елны саранланып, комсызлансак, аның нәтиҗәсен икенче елны күрми калмыйбыз.

- Кайбер авылларда сездәге кебек бу матур эш оештырылмаган. Әгәр дә башка авыллардан теләк белдерүчеләр булса, сезнең белән элемтәгә чыга аламы? Моның өчен һәр авылның үз мәхәлләсе җаваплымы?

- Дөрес, һәр авылның үз хәзрәте бар. Без аңларга тиешбез, һәр кешенең үз бурычы. Һәр гаилә, уңышны җыеп алганнан соң, урнаштыру турында уйларга тиеш. Без фәкать халыкка ярдәм йөзеннән генә оештырабыз. Минем тәҗрибәмдә андый хәлләр булды. Җиңел машинам белән күрше авылларда яшәүче берничә гаиләнең гошер сәдакасын алып кайткан чаклар булгалады.

- Сезнең кебек тагын шундый актив җирлекләрне санап үтә аласызмы?

- Мин Мүлмә җирлеген, биредә эшләүче Нияз хәзрәтне әйтеп үтәр идем. Шулай ук Дөбьяз якларын да актив дип беләм. Ул бит күп очракта яшерен эшләнә. Аны бар кешегә дә сөйләп йөрмисең. Шуңа күрә район күләмендә алар аз түгелдер, дип ышанам.

- Изге эшегез саваплы булсын, хәзрәт! Әңгәмәне теләкләр белән тәмамлыйк.

- Аллаһ Сөбеханәкә вә Тәгалә килер елларыбызны тыныч итсен. Бәрәкәтле яңгырларын, матур кояшлы көннәрен бирсен иде. Уңышларыбызны мулдан җыеп алып, гошер сәдакаларын б и р е р г ә , м о х т а җ л а р н ы сөендерергә насыйп итсен. Кылган гамәлләребез кабуллардан булсын.

- Амин, шулай булсын! - Сорауларга ихлас күңелдән җавап бирүегез, һәр нәрсәне тәфсилләп аңлатуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, хәзрәт!

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев