Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов: эшмәкәрләр икътисадта мөһим роль уйный

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшмәкәрләре белән очрашуда чыгыш ясаганда Татарстан икътисады акча эшли алырга тели һәм эшли белә, үз-үзләрен тәэмин итә ала торган кешеләргә таянырга тиеш, дип билгеләп үтте. Бүген эшмәкәрләргә икътисадта мөһим урын бирелә, дип тә өстәде. Әлеге...

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшмәкәрләре белән очрашуда чыгыш ясаганда Татарстан икътисады акча эшли алырга тели һәм эшли белә, үз-үзләрен тәэмин итә ала торган кешеләргә таянырга тиеш, дип билгеләп үтте. Бүген эшмәкәрләргә икътисадта мөһим урын бирелә, дип тә өстәде.

Әлеге очрашуда уңай инвестиция климаты, административ нагрузканы киметү һәм дәүләт органнары тарафыннан ачыклыкны арттыру мәсьәләләре уртага салып тикшерелде. "Һәр муниципаль төбәкнең үз мөмкинлекләре бар. Кризистан куркырга кирәкми, аннан чыгу юлларын эзләргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

сүз уңаеннан

2014 ел йомгаклары буенча Татарстанның бизнес белән власть арасындагы элемтәне җайга салу тәҗрибәсе илдә иң яхшылардан дип танылды. Россия Федерациясе Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкиле Борис Титов аны башка төбәкләрдә дә кулланырга киңәш итте. 2015 елда "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проектын тормышка ашыру барышында 20 очрашу уздыру планлаштырыла.

Узган елларда Биектау районы нык үскән авыл хуҗалыгы һәм заманча сәнәгате булган төбәккә әверелде. Анда поликарбонат җитештерү, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм запас частьләр белән тәэмин итү, спирт һәм ликер-аракы әйберләре җитештерү, төзелеш кирпече җитештерү алга киткән. Районның икътисади үсеше һәм бюджетының тулылануы шактый дәрәҗәдә сәнәгать предприятиеләренең нәтиҗәле эшләвенә бәйле. 2014 елда сәнәгать предприятиеләрендә җитештерелгән продукциянең күләме 5 млрд. сумнан артып китә.

Поликарбонат материаллар җитештерү буенча "Саф-Пласт" заводы, Биектау станциясендә медикаментларны күмәртәләп сату буенча "Кэнси" һәм "Протек" компаниясенең офис-склад комплексы, керамик кирпеч җитештерү буенча дөнья-күләм лидер "Винербергер-Коркачык" заводы, "Биектау" Логопаркы, йөк һәм махсус техника ремонтлау хезмәтләре күрсәтүче "Трак-Центр Казан", үсемлекләрне саклау, ашлама кертү һәм сугару (үзйөрешле сиптергечләр һәм агулагычлар) машиналары җитештерү буенча "КазаньСельМаш" файдалануга тапшырылды.

Запас частьләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы сату буенча "Сельхозснаб" компанияләр группасы" эшчәнлеген уңышлы алып бара. "Татспиртпром"ның "Усад спирт заводы" филиалы, "Татагролизинг", "Тулпар Геликоптерс", "Татагрохимсер-вис"ның "Агрохиммаш" филиалы, "Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе", "Метаслав", "Татметалл", "Элита", "Татгазинвест" тотрыклы үсештә.

Районда кече бизнесның "Поворотный круг", "Инвест", "ГЛАФСтрой", "ФинДом", "Батыр", "Синтез-Сандра", "Бакалейщик" кебек предприятиеләре кырыс көндәшлек шартларында җитештерүне җайга салдылар, продукция күләмен арттырдылар.

Авыл хуҗалыгында бизнес уңышлы үсә. Ике елда районда 25 гаилә фермасы төзелде. "Яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм" һәм "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программалары буенча 27,5 млн. сумлык грант отылды. Хуҗалык итүнең кече формаларына булышуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе - халыкка субсидияләнә торган кредитлар бирү. Соңгы елларда 443 млн. сумга 2124 кредит алынды.

Район икътисадын үстерүнең төп бурычларыннан берсе - эшмәкәрлеккә ярдәм кулы сузу, шәхси бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру. "Лизинг-Грант" программасы яңа җитештерү тармаклары булдыруда яхшы матди ярдәм булып тора. Әлеге программа буенча 2012 елда дәүләт ярдәме чараларыннан 4 эш-мәкәр файдаланды. Алар лизинг җиһазлары һәм җитештерү юнәлешендәге техника алу буенча бюджет белән уртак финанслаудан 2 миллион сумнан күбрәк акча алдылар.

белешмә

Кече бизнес район икътисадында зур урын алып тора. 642 кече предприятие теркәлгән, шуларның 462 се икътисади яктан актив. 883 шәхси эшмәкәр күмәртәләп һәм ваклап сатуда, төзелештә, җитештерүдә, хезмәтләр күрсәтүдә, авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Ике меңнән артык эш урыны кече эшмәкәрлек субъектлары өлешенә туры килә. Ел саен кече һәм урта предприятиеләрдән район бюджетындагы гомуми керемнең 20 проценты килә. Район территориясендә 35 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе түләүле хезмәтләр күрсәтә. Болар - өс һәм аяк киемнәре, көнкүреш техникасын, транспорт чараларын ремонтлау, компьютер һәм фото хезмәтләре.

Җәмәгать туклануы тармагында 20 кече бизнес предприятиесе эшли. Болар - 3 ресторан, 14 кафе, 2 ашханә, 1 "Кулинария". Барысы 880 урынлы. 2014 елда халыкка 1 млрд. 534 млн. сумлык хезмәт күрсәтелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев