Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Кәлимуллин: «Районда белем бирү сыйфаты уңай үсештә»

Яңа 2014-2015 нче уку елы башланыр алдыннан Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН район телевидениесе журналисты Резидә Мөбарәковага интервью бирде. - Рөстәм Галиуллович, район администрациясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү. Бу өлкәдә башкарылган эшләр турында сөйләсәгез иде. - Бүген районда 35 мәктәп, 39 балалар...

Яңа 2014-2015 нче уку елы башланыр алдыннан Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН район телевидениесе журналисты Резидә Мөбарәковага интервью бирде.

- Рөстәм Галиуллович, район администрациясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү. Бу өлкәдә башкарылган эшләр турында сөйләсәгез иде.

- Бүген районда 35 мәктәп, 39 балалар бакчасы эшли. Без мәгариф учреждениеләренең белем бирү мәсьә-ләләрен уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирердәй иң кулай челтәрен булдыру буенча эшлибез. Киләчәктә заманча матди-техник һәм укыту өчен кирәкле заман техникасы белән җиһазландырылган база мәктәпләре оештыру планлаштырыла. Шуның белән бергә, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә дә зур игътибар бирелә.

Мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында ел саен мәктәп-ләрдә капиталь ремонт үткәрелә. Быел республика бюджеты хисабыннан ике мәктәп - Бөреле һәм Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәпләре төзекләндерелде.

Муниципаль бюджеттан мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына агымдагы ремонт ясауга 2 миллион сумга якын акча бирелде.

- Рөстәм Галиуллович, районыбыз мәктәпләрен тәмамлап чыкканнарның әзерлек дәрәҗәсен ничек бәялисез?

- Районда белем бирү сыйфаты уңай үсештә, дип әйтергә була. Бер генә мисал китерәм: элегрәк елларда безнең район республика мәктәпләре арасында
41 нче урында торса, узган уку елы йомгаклары буенча белем бирү сыйфаты рейтингында 18 баскычка күтәрелеп, Татарстанда
23 нче урынны алды. Мәҗбүри фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре буенча рейтинг күрсәткечләре дә югарырак булды. Укучыларны сайлап алган предметлары буенча әзерләүне көчәйтергә кирәк. Бу август киңәшмәсендә дә төп тема булды.

- Бүген замана профориентация һәм мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләләрен куя. Тормышында дөрес юнәлеш алган бала үстерү һәм тәрбияләү ни өчен шулкадәр әһәмиятле дип уйлыйсыз?

- Балаларда хезмәткә мәхәббәтне гаиләдә дә, мәктәптә дә тәрбияләү бик мөһим. Соңгы елларда мәктәпләрдә хезмәт кешеләренең тәҗрибәсе район хуҗалыклары һәм оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, хезмәт династияләре, укучыларның әти-әниләре мисалында киң пропагандалана. Һөнәр сайлау юнәлешендәге дәрес-ләр, укучыларның төрле профильдәге предприятие җитәкчеләре белән очрашулары, экскурсияләр уздырыла. Укучылар үзләренең мәктәп яны кишәрлекләрендә эшлиләр, яшелчә үсте-рүдә катнашалар. Ел дәвамында район җитәкчелеге студентлар һәм вуз тәмамлаган яшь белгечләр белән берничә тапкыр очрашты. Анда районның үсеш перспективалары, Туган якның киләчәге турында фикер алышу булды.

- Рөстәм Галиуллович, Сезнеңчә, Интернет гасырында мәктәп балаларын рухи-әхлакый тәрбияләү нинди урын алып торырга тиеш?

- Яшьләрне, балаларны әдәплелеккә һәм әхлак кагыйдәләренә өйрәтүдә дин зур йогынты ясый. Нәкъ менә ул тәрбия эшендә иң әһәмиятле "багана"ларның берсе булып тора. Мәктәпләрдә бу юнәлештә дә эш баруы - куанычлы хәл. Мәсәлән, өстәмә белем бирү кысаларында кайбер мәктәпләрдә "Диннәр тарихы" түгәрәкләре эшли, "Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре" дигән яңа курс та үзен аклады. Болар барысы да безгә толерант - башка диннәргә хәерхаһлы, аларны аңлап кабул итүче, үз халкыбызның да, башкаларның да гореф-гадәтләрен ихтирам
итүче, тормыш нормалары буенча яшәүче гражданин тәрбияләргә ярдәм итәр, дип уйлыйм.

- Сез укучыларны физик яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирәсез. Балаларның физик әзерлек дәрәҗәсе турында ни уйлыйсыз? Бу юнәлешне гамәлгә ашыру өчен, педагоглар алдында нинди бурычлар тора?

- Быел укучылар арасында массакүләм спортны киң җәелдерү мәгариф учреждениеләре эшенең төп юнәлеше булып торырга тиеш.

Массакүләм спортны үстерергә, аны барлык балалар да катнаша алырлык шартлар булдырырга кирәк.

Яз көне РФ Президенты Владимир Путинның яңа проект башлап җибәрү - физик әзерлекнең «Хез-мәткә һәм оборонага әзер!» (ГТО - «Готов к труду и обороне») дип аталган совет чоры нормаларын кире кайтару турында Указы чыкты. Мәгариф системасы учреждениеләре алдында, барлык балаларны җәлеп итеп, бу проектта катнашу бурычы тора.

Сәламәт тормыш - мәк-тәп эше генә түгел, дәүләт эше дә. Районда массакүләм спортны үстерү өчен шартлар бар. Биектау авылында "Биектау" спорт комплексы, Боз сарае уңышлы эшләп торалар. Универсаль спорт мәйданчыклары Биектау авылында һәм станциясендә, Дөбъяз, Бөреле, Чыпчык, Чыршы авылларында ачылды. Шундый мәйданчыкларны Усад, Каенлык авылларында, Җиңү паркында да ясап кую планлаштырыла.

Барлык мәктәпләр укучылары арасында икенче ел рәттән "Район башлыгы олимпиадасы" район физкультура-сәламәтләндерү конкурсы уздырыла. Төп максаты балалар арасында спортны һәм сәламәт яшәүне пропагандалау, массакүләм спортны үстерү булган бу бәй-геләрдә 4000гә якын бала катнашты. 2013-2014 нче уку елында Мәмдәл урта мәктәбе - 1 нче, Казаклар төп мәктәбе - 2 нче, Суыксу урта мәктәбе 3 нче урынны алды. Моннан тыш, яңа уку елы башлану белән, әлеге конкурста "Район башлыгы мини олимпиадасы" категориясендә балалар бакчалары да катнашачак.

Быел Мәгариф һәм фән министрлыгы "6-7-8 нче сыйныф укучылары өчен республика Мәктәп спартакиадасы" дигән яңа проект башлап җибәргән иде. Анда безнең район актив катнашты.

- Рөстәм Галиуллович, Биектау районында балалар саны елдан-ел арта бара, мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын җитмәү проблемасы һаман да әһәмиятле булып кала. Мәктәпкәчә тәрбия бирү мәсьәләсе ничек хәл ителә?

- Бүген районда балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча җитди эш алып барыла. "Мәктәпкәчә учреждениеләрдә чиратны бетерү буенча "юл картасы" республика программасы нигезендә сентябрь аеннан ике яңа балалар бакчасы эшли башлый: Ямаширмә авылында - 80 урынлы, Биектау авылында - 260 урынлы.

- Уку елы башланыр вакыт җитеп килгәндә, нинди теләкләр әйтер идегез?

- Бүген безнең илдәге белем бирүнең сыйфатына карата гадел тәнкыйть сүзләре күп ишетелә. Укытучыларыбызның эш сәләтен белгәнгә, Президент "Киләчәк" - "Будущее" дигән программа тәкъдим итте. Аның төп максаты - һәр мәктәпне бөтен яктан алга киткән, тормышның яңа шартларында югалып калмаслык шәхес тәрбияләргә сәләтле итү.

Программаның төп принциплары: талантлы балаларга ярдәм итүнең яхшылап җайга салынган системасын булдыру, педагогларның һөнәри үсешенә этәргеч бирү, сәламәт яшәүгә һәм укытуда уңайлы шартларга өстенлек бирү. Минемчә, болар белән һәркем килешәдер.

Шунысы куанычлы: уку елы йомгаклары буенча, Биектау районының 6 мәктәбе Татарстан Республикасының авыл җирендәге иң яхшы 100 мәгариф оешмасы арасына керде.

Безнең һәрберебез, укытучы, бала, ата-ана буларак, белем бирү процессында катнаша. Шуңа күрә, балаларыбызның XXI нче гасырның яңа шартларында нинди уңышларга ирешәчәге, никадәр кирәкле булачагы һәрберебездән тора.

Мәгариф системасын алга җибәрү буенча барыбыз алдында да җитди һәм җаваплы эш тора. Һәммәбезгә дә нәтиҗәле эшчәнлек, иҗади уңышлар, башлаган һәр эшебезнең барып чыгуын телим.

Яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм! Районыбызның чәчәк атуы өчен яңа эшләр башкарырга сәламәтлегегез, теләгегез һәм көчегез җитәрлек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев