Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Кәлимуллин: «Коррупциягә каршы көрәш чаралары безнең күз уңында»

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш координациясе буенча Комиссия утырышында катнашты. Утырыш 10 мартта Казан Кремлендә узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Комиссия утырышында Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин районда коррупциягә каршы көрәш чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. Шул уңайдан без...

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш координациясе буенча Комиссия утырышында катнашты. Утырыш 10 мартта Казан Кремлендә узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды.
Комиссия утырышында Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин районда коррупциягә каршы көрәш чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. Шул уңайдан без Рөстәм Галиулловичка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Рөстәм Галиуллович, коррупциягә каршы көрәш координациясе буенча Комиссия утырышында республиканың нибары 3 район башлыгы чыгышы тыңланды. Безнең районга булган игътибар нәрсә белән аңлатыла?
- Биектау районында 2016 елның май аенда коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча Республика эксперт комиссиясе эшләде. Комиссия коррупциягә каршы көрәш буенча кабул ителгән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын тормышка ашыруда ярдәм чараларын билгеләгән иде.
Әлеге комиссия җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тикшерде. Муниципаль район җитәкчелеге һәм дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы алып барыла торган эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге, аларның ришвәтчелеккә карата мөнәсәбәте өйрәнелде.
Эксперт комиссиясе билгеләп үткәнчә, коррупциягә каршы эш юнәлешендә мәгълүмат бирү җайга салынган, дәүләт хезмәткәрләренең хокукый культурасы үсә, гражданнар җәмгыяте, ММЧ белән конструктив элемтә бар, җәмгыятьнең төрле катламнарында коррупциягә каршы карашны үстерү буенча чаралар үткәрелә. Уңай нәтиҗәләр белән бергә эксперт төркеме җитешсезлекләрне дә билгеләп үтте. Барлык кимчелекләр дә комиссия эше барышында юк ителде. Дөресен генә әйткәндә, коррупциягә каршы билгеләнгән чараларны тормышка ашыру һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә һәм даими күзәтү астында тора. Монда муниципаль органнарда хезмәт куючы кешеләрнең, бюджет сферасында эшләүче җитәкчеләр һәм хезмәткәрләрнең халыкка мөнәсәбәте ачык һәм анык булуы мөһим роль уйный.
- Эксперт комиссиясе билгеләп үткән кимчелекләрне бетерү буенча районда тагын нинди эшләр башкарылды?
- Коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү комиссиясе карарлары нигезендә 2016 елда 13 җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 2 хезмәткәр эштән азат ителде.
Үзләре башкара торган хезмәт тәртибен бозучы муниципаль органнарда эшли торган 9 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Бер хезмәткәргә җинаять эше кузгатылды, 19 муниципаль хезмәткәр закон таләпләрен бозулары турында катгый күрсәтмә алды.
Районның 4 авыл җирлеге башлыгы эшчәнлегенә карата тикшерү үткәрелде. Алар барысы да милек мәсьәләләре буенча ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнделәр һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылдылар.
- Төзелеш өлкәсенә кагылган җитешсезлекләрне бетерү буенча ниләр эшләнде?
- Райондагы 25 авылның 12 сендә авыл җирлеге генераль планы җирне куллану һәм төзелеш кагыйдәләренә җавап бирерлек итеп үзгәртеп корылды, каралган һәм тикшерелгән 12 генераль планның өчесе, шулай ук, закон тарафыннан билгеләнгән таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерелде.
Капиталь төзелеш һәм ремонт өлкәсендә башкарган эшләрнең сыйфатын һәм күләмен арттырып күрсәтү очракларына каршы катгый чаралар күрелде. Тулаем алганда, район буенча 25 объектта закон бозу очрагы ачыкланды. Шуның нәтиҗәсендә 300 мең сумлык зыян килгән. Төзелеш оешмалары сыйфатсыз башкарган эшләренең җитешсез якларын яңадан төзәтү буенча өстәмә 190 мең сум акча сарыф иттеләр.
- Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш координациясе буенча Комиссия утырышында җирне куллануга аерым игътибар бирелде. Безнең районда бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
- Районның милек һәм җир эшләре Палатасы файдаланылмыйча тик яткан җирләрне барлау өстендә даими эш алып бара. 2016 елда гына да ТР Россельхознадзор идарәсенә 124 шундый җир мәйданы барлыгы турында мәгълүмат җибәрелде. Андый җирләр барлыгы 275 гектар мәйданны били.
20 җир мәйданын арендага бирү яисә бөтенләйгә сату турында 6 аукцион уздырылды. Шуларның 13 е шәхси ярдәмче хуҗалык һәм шәхси торак төзелеше алып бару өчен арендага бирелгән булса, калган 7 се башка максатларда кулланылычак. 9 җир мәйданы халыкка шәхси ярдәмче хуҗалык һәм шәхси торак төзелеше алып бару өчен милек буларак сатылды. Район бюджетына 9 млн 600 мең сум акча керде.
Муниципаль карамактагы җир кишәрлекләрен тикшерү вакытында 2016 елда ялган мәгълүматлар ярдәмендә рәсми игълан ителгән 8 объект барлыгы ачыкланды. Аларның эшләре суд каравына тапшырылды.
- Алга таба җитешсезлекләрне бетерү буенча нинди гамәлләр кылырга уйлыйсыз?
- Муниципаль җирлек тарафыннан оештырыла торган сатып алулар, муниципаль контрактларның үз вакытында үтәлеше, күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү өчен республика, муниципаль бюджеттан бирелә торган һәм торак хуҗаларыннан җыелган акчаның максатчан кулланылышы, җирле үзидарә органнары коллективларында мораль климат, җитәкчеләрнең эшлекле сыйфатлары, кадрлар резервында торучы шәхесләр, торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегендә закон таләпләрен үтәү, "Балалар бакчаларына электрон чират" муниципаль хезмәте регламентын саклау һәм башка өлкәләргә кагылган эшләр - алар барысы да безнең күз уңындагы эшләр.
Коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча Республика эксперт комиссиясе ачыклаган җитешсезлекләр өстендә эшләүне тагын да дәвам итәчәкбез. 2017 елның III кварталында юл картасы өстендә эшләрне төгәлләргә ниятлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев