Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Рөстәм Галиуллович – минем шәхси тренерым”

Татарстан Республикасы спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновның бу сүзләре миндә кызыксыну уятты. Биектау районы хакимияте башлыгы тренер булып та эшләп алдымы икән, дип уйлап куйдым мин. Халил Хәмитович үз сүзләренә үзе ачыклык кертеп, сүзен төптән, тирәннән башлап сөйләп китте: "Сабада буран икән, бүген чаңгы ярышлары оештырылмый,...

Татарстан Республикасы спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновның бу сүзләре миндә кызыксыну уятты. Биектау районы хакимияте башлыгы тренер булып та эшләп алдымы икән, дип уйлап куйдым мин. Халил Хәмитович үз сүзләренә үзе ачыклык кертеп, сүзен төптән, тирәннән башлап сөйләп китте:
"Сабада буран икән, бүген чаңгы ярышлары оештырылмый, ди безгә физкультура укытучысы. Ә минем ярышларда катнашасым килә. Ул вакытта минем туган авылым Олы Шинәрдә бөтен авылга нибарысы 3 телефон булгандыр. Авыл Советы җитәкчесенең өенә кереп, районга шалтыраттым. "Сабада аяз, ярышлар булучак", ди миңа оештыручыларның берсе. Артыма рюкзак астым да чаңгыда тиз генә Сабага элдерттем. Безнең авыл белән район үзәге арасы 13 километр чамасы. Шул араны чаңгыда уздым. Килеп җиттем. Миннән сорыйлар: "Сине кем җибәрде, катнашу турында язуың бармы?" "Нинди язу инде ул. Менә мин - үзем". Үҗәтлегем көчле иде. Чалбарыма гына акбур белән "0" санын яздылар да стартка җибәрделәр. Берзаман карыйм, алдымда да, артымда да чаңгычылар күренми. 10 километр араны узып, иң беренче килгәнмен. Грамота бирделәр. Аны бөгәрләнмәсен дип, саклап кына тагын 13 километр чаңгыда авылга кайтып киттем. Икенче көнне физкультура укытучысына әйтәм: "менә грамота, миңа линейкада тапшырсыннар", дим. Ышанмыйча тора теге".
Хәлил Хәмитович Шәйхетдинов спорт турында сөйли башласа, тәмен белеп кенә, йөрәккә үтәрлек гади итеп сөйли. Бу юлы да шулай булды. Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Федерациясе (президенты "Сетевая компания" генераль директоры Ильшат Шәехович Фәрдиев) спорт темасын алып баручы журналистлар, радио, телевидение хезмәткәрләре өчен Зәй шәһәренә пресс-тур оештырды. Зәйдә чаңгы ярышлары буенча спортчылар әзерләү базасы бар. Россиядә андый базалар бармак белән генә санарлык. Зәй районы дөньяга атаклы чаңгычы Федор Симашевны биргән район. 1972 елда Саппорада (Япония) узган олимпия уеннары чемпионы, 1970 елда Бөтендөнья чемпионы исеменә лаек була ул. Бик күп тапкырлар СССР чемпионы исемен ала. Хәлил Хәмитович әйткәндәй, үҗәтлек, тырышлык, омтылыш, киң кырларда ап-ак келәм булып яткан Баграҗ карлары - Федор Симашевның беренче тренерлары әнә шулар була. Гап-гади бер авыл малае (Зәй районы Югары Баграҗ авылында туып үсә) дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелерлек көчне дә туган җиреннән алган. Туган авылында ул укыган мәктәптә бүген музей оештырганнар. Музей бар икән, килер буыннар өчен лаеклы җирлек бар дигән сүз.
Зәй шәһәрендә Федор Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. Хәлил Шәйхетдинов һәм Ильшат Фәрдиев аның статусын олимпия резервы мәктәбе дәрәҗәсенә күтәрергә омтыла. Шулай булыр да, чөнки, Россиянең чаңгы спорты буенча Федерация президенты Елена Вяльбе әйткәндәй, мондый халыкара таләпләргә җавап бирә торган мәктәпләр Россиядә бик сирәк.
Узган атнада Зәйдә әлеге спорт төре буенча Бөтенроссия универсиадасы узды. Мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Россиянең чаңгы спорты буенча Федерация президенты Еле́на Вя́льбе (3 тапкыр Олимпия чемпионы, 14 тапкыр Дөнья чемпионы, 5 тапкыр Дөнья кубогына ия булган Советлар Союзы һәм Россиянең легендар чаңгычысы), Татарстан Республикасы спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары, физик культура буенча Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре, милли көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры, "Ватан алдындагы казанышлары өчен" медаленә ия булган Хәлил Шәйхетдинов, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Федерациясе президенты, "Сетевая компания" генераль директоры Ильшат Фәрдиев Россия җыелма командасын Казахстанда узачак Бөтендөнья Универсиадасына озату тантанасында катнаштылар. Әлеге чара кысаларында журналистлар өчен матбугат конференциясе оештырылды.
Матбугат конференциясендә Хәлил Шәйхетдинов республика районнарында спортның торышына кыскача күзәтү ясады. Ә менә Биектау районы турында тәмләп сөйләде. "Рөстәм Галиуллович Кәлимуллин белән без көн саен диярлек аралашып торабыз. Иртән бер-беребезгә "сводкалар" бирешәбез. Әлбәттә, спорт турында. Биектауда һәр көнне спорт буенча нинди дә булса яңалык була. Футбол командасы - чемпион, хоккейчылар - беренче, көрәшчеләр - батырлар! Нинди генә спорт төре белән шөгыльләнми анда халык! Мин районга кайчан гына килсәм дә, Рөстәм Галиуллович иң беренче эш итеп, яңа ачылган спорт объектына алып бара. Спорт турында ул рухланып сөйли. Кайда гына эшләмәсен: Теләчедәме, Мамадыштамы, Биектаудамы спорт аның өчен һәрвакыт беренче планда торды. Спорт ул бик күп социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Балаларны спорт залларына җәлеп итү, тренерларга яшәү һәм эшләү шартлары булдыру, яңа спорт мәйданнары ачу - болар барысы да сәламәт яшәү рәвеше нигезләре. Районнарда спорт казанышларының 99% җитәкчедән тора. Әгәр җитәкче Рөстәм Галиуллович кебек спортка игътибар бирә икән, үсеш була дигән сүз. Ә кайбер җитәкчеләрнең "акча юк, вакыт юк" дигән сүзләре хәерчелеккә, бөлгенлеккә илтә торган юл. Ә Биектауда спорт үсеше системага салынган. Система булган җирдә тәртип, ышаныч, омтылыш була. Спорт аша кешедә, бигрәк тә үсеп килүче буында, җаваплылык арта, спорт үзеңдә булган осталыкны, күнекмәләрне тагын да үстерүгә ярдәм итә, кешедә намус, тырышлык сыйфатларын арттыра. Барытик спорт аша гына милләтнең сәламәт яшәү рәвешенә ирешеп була, киләчәк буынны тәрбияләү эшендә дә спорт ярдәм итә. Районның икътисади үсешен дә спортка булган игътибар белән аңлатыр идем мин. Спортка мәхәббәтне миндә Рөстәм Галиуллович тәрбияләде. Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин минем шәхси тренерым иде. Иманым камил, биектаулыларның күбесе үзләре дә кайчан да булса минем сүзләрне кабатлар әле. Спортны меңләгән кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешенә әверелдергән, яшь буынны тәрбияләү идеологиясендә иң үтемле, иң кулай юлларның берсе - спортны сайлаган кеше үзе дә шул меңнәрнең шәхси тренерына, баш тренерына әверелә".
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев