Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәссамнар яшәешебезгә сәнгать гүзәллеге белән ямь бирәләр

8 нче декабрь - сәнгать осталарының һөнәри бәйрәме. Иҗат дөньясында, төгәлрәк итеп әйткәндә, рәссамнар дөньясында бу үзенчәлекле көн. Һәм алар аны, гадәттәгечә, кулларына пумала һәм буяу тактасы тотып уздырдылар.

- Рәсем ясауның, иҗатның мин тормышта үзем күңел биреп башкара алырлык шөгыль булачагын кечкенәдән үк аңладым. Һәм үземнең бөтен көчемне рәсем сәнгатен үстерүгә юнәлттем. Безнең һәркайсыбызның да күңелендә рәссам, иҗат кешесе яши, ул хыялыңны тормышка ашырырга ярдәм итә, талантыңны ача, - дип башлады сүзен профессиональ рәссам Ольга Шамшурина.

Мәкаләбез герое Ольга Шамшурина үзенең иҗатчысын кечкенә чагында ук тапкан. Менә шул вакыттан бирле пумала һәм буяуларыннан аерылмый яши инде ул. Майлы буяулар, акварель, акрил белән һәм эбру техникасында иҗат итә.

- Кайсыдыр бер мизгелдә мин күбрәк эшли алуымны һәм хезмәт нәтиҗәләрен көтеп торучы кешеләр барлыгын аңладым. Белемемне, күнекмәләремне тапшыруымны теләгән өйрәнчекләрем дә барлыкка килде. Әлеге юнәлештә минем мәгълүм тәҗрибәм дә бар. Мин үземнең барлык белемнәрем белән уртаклашырга әзер булуымны аңладым, - дип дәвам итте сүзен профессиональ рәссам Ольга Шамшурина.

Ул берничә ел мәктәп балаларын рәсем сәнгате серләренә төшендергән, ә хәзер - арт-укытучы. Хис-тойгыларны картинага салырга ярдәм итә.

Ольганың рухлану чыганагы - Юся кушаматлы эт. Ул һәрвакытта да янәшәдә һәм яраткан хуҗасын кунаклар янында берүзен генә калдырмый.

- Юсяны мин бик яратам, ул минем иҗатка рухландыручым. Әмма ни өчендер шушы вакытка кадәр аның портреты ясалмаган. Бу кимчелекне бетерергә кирәк. Сүз уңаеннан миндә бер фикер барлыкка килде һәм мин Яңа елга кадәр этемнең портретын ясаячакмын. Аның башында беретка һәм авызында пумала булырга тиеш, - дип үзенең планнары белән уртаклашты профессиональ рәссам Ольга Шамшурина.

- Рухландыручысы Юся булса, төп таянычы - ире Антон. Ире - юрист, һөнәре иҗат белән бәйле булмаса да, Ольга педагогика институтында укыганда аңа нәкъ менә ул булышкан. Мәсәлән, рәсем ясау өчен тукыма әзерләгән. Бүген дә ул янәшәдә. Ольганың Инстаграмда үз блогы бар. Видеодәресләрне яздыра һәм интернет челтәренә чыгара. Тиздән үзенә язылучылар белән бергә Яңа ел атмосферасына чумачак. Ул открыткалар марафонына әзерләнә.

Өч бала анасы Маргарита Захаровага Ольга Шамшуринаны табарга нәкъ менә Инстаграмдагы блог ярдәм иткән. Аның гаиләсендә һәр кешене дә күпмедер дәрәҗәдә рәссам дип әйтергә була.

- Ял көннәре бездә бик кызыклы уза. Мәсәлән, Ольга Владимировнаны чакырсак, ул безнең өчен осталык дәресләре уздыра. Ул бик яхшы рухландыра, аның белән рәхәтләнеп ял итәсең. Картиналар иҗат итәсең, бөтенесе дә син теләгәнчә үк килеп чыкмаса да куркыныч түгел. Иҗат белән шөгыльләнү позитив энергия тупларга ярдәм итә, - дип үз фикерен белдерде рәсем сәнгате белән мавыга башлаган Маргарита Захарова.

Маргаританың балалары рәсемне үзләре өчен генә ясамыйлар, алар төрле бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Захаровлар гаиләсе өчен бу шөгыль - арт-терапия. Хәтта барысы да ярата торган мейн-кун Рукавичка өчен дә.

- Балалар рәсем ясарга яратканлыктан, һәркайсының да пеналында пумала бар, Рукавичка төнлә шул пумалаларны урлый. Иртән уянсак, урын өстендә дә пумала, идәндә дә пумала. Әле бервакыт Рукавичка, авызына кабып, Регинага пумала алып килде һәм кызның авызына китереп куйды, - дип елмаеп искә алды Маргарита Захарова.

Шулай булгач, рәссам көне белән Рукавичканы да котларга мөмкин. Кемдер бу бәйрәмне 25 нче октябрьдә - бөек маэстро Пабло Пикассоның туган көнендә билгеләп үтәргә кирәк дигән фикердә. Әмма рәссамнар берлегендә әлеге дата турында бердәм фикер әлегә юк. Бөтендөнья рәссамнәр көне 8 декабрь санала. Бу, бәлки, шулай тиештер дә: чөнки мондый очракта тормышыбызны сәнгать гүзәллеге белән ямьләндерүчеләрне котларга сәбәп күбрәк була.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев