Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Айдар Нуриев: Усадтагы автоузышлар - Россиядә иң яхшылардан санала

4 һәм 5 февраль көннәрендә Биектау районының "Усад" автодромында автомобильләрдә узышу буенча кышкы ярышлар башланды. Бу чара кысаларында "N1600" һәм "A-1600" зачет төркемендә Россия Чемпионы һәм Татарстан Республикасы Чемпионатының I этабы; "Милли" (Национальный) зачет төркеменең трек автомобиль узышларында Россия Кубогының II этабы үтте. Мәскәү, Тольятти, Ижевск, Самара, Йошкар-Ола, Курск, шул...

4 һәм 5 февраль көннәрендә Биектау районының "Усад" автодромында автомобильләрдә узышу буенча кышкы ярышлар башланды.
Бу чара кысаларында "N1600" һәм "A-1600" зачет төркемендә Россия Чемпионы һәм Татарстан Республикасы Чемпионатының I этабы; "Милли" (Национальный) зачет төркеменең трек автомобиль узышларында Россия Кубогының II этабы үтте.
Мәскәү, Тольятти, Ижевск, Самара, Йошкар-Ола, Курск, шул исәптән Татарстан шәһәрләреннән килгән спортчылар кышкы юлда машина йөртү осталыгын күрсәттеләр. Россия Чемпионатының "Милли" дивизионында 24 спортчы, ә Татарстан Республикасы Чемпионатының "Берләштерелгән" дивизионында 12 кеше ярышларда катнашты.
Автомобиль узышларе турында сүз барганда, күз алдына көчле ихтыярлы ир-егетләр генә килеп баса. Юк икән шул. Узышларда гүзәл затлар да кимен куймый. Ижау шәһәреннән килгән спорт мастеры, «Гольцова racing» командасы тренеры Наталья Гольцова күп еллар автомобиль узышларында катнаша. "Мин Татарстанга ашкынып, бик теләп киләм. Ярышларны биредә бик оста әзерлиләр, халык кунакчыл, бердәм", - дип уратаклашты үзенең тәэсирләре белән Наталья Гольцова. Наталья сүзләренә караганда аңа узышларга мәхәббәт нәселдән бирелгән. Әтисе 11 тапкыр СССР чемпионы, 5 тапкыр Россия чемпионы, Париж-Дакар узышлары җиңүчесе булган.
Ярышларда атаклы спорт мастерлары, легендар узышчылар катнашты. Замана үзгәрә, аның белән бергә узышчылар да. Аренага яшьләр килә. Быел көчле спортчылар яшьләргә юл бирде. Яшьләр арасында Айдар Нуриев та бар иде. Аңа 22 яшь. Ул 10 яшендә үк узышларның тәмен татып караган спортчы. 16 яшьтән йөк машиналарында узыша.
"Усад" узышлары Россиядә иң яхшыларыннан санала, - ди ул. - Оештыру дәрәҗәсе бик югары. Җиңүгә омтылыш көчле. Бу спорт төренең башкалардан бик күп аермалы яклары бар. Безнең спорт - ул техник спорт. Монда күп очракта спортчы машинага бәйле".
Җитди ярышларга әзерлек тә бик җитди барды. Иң мөһиме - бозны әзерләү процессы. Бер ай буе боз ясалды. Чөнки аның өсте бик шома, ә боз үзе бик чиста булырга тиеш. Спортчыларның сүзләренә караганда, трасса идеаль хәлдә иде.
Узышларны ачу тантанасында республиканың яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты. Ул Биектау районында спорт үсешенә зур бәя бирде: "Соңгы елларда районда күп төрле ярышлар уздырыла. Әлбәттә, без хакимият башлыгы, минем шәхси тренерым, укытучым Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга рәхмәтле. Ул кайда гына эшләмәсен, спорт аша районның бик күп позицияләр буенча эшчәнлеген ныгыта, алга алып бара. Яшьләрне физик яктан ныклы итеп, ватапәрвәрлек рухында тәрбияләүдә дә спорт ярдәм итә. Биектаулылар нык һәм көчле халык",- дип билгеләп үтте Хәлил Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев