Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиялеләрнең быелгы ялы 12 процентка арзангарак төшкән

Ял итүчеләр уртача 36 мең 26 сум акча тоткан. Россиялеләрнең быелгы ялга тоткан уртача суммалары былтыргыдан 12 процентка ким, әмма алдан планлаштырылган чыгымнардан артып киткән, дип хәбәр итә INTERFAX.RU ВЦИОМ генераль директоры Валерий Федоров мәгълүматына сылтама белән. "Быелгы җәйдә ялга баруның фактик бюджеты уртача 36 мең 26 сумны тәшкил иткән,...

Ял итүчеләр уртача 36 мең 26 сум акча тоткан.

Россиялеләрнең быелгы ялга тоткан уртача суммалары былтыргыдан 12 процентка ким, әмма алдан планлаштырылган чыгымнардан артып киткән, дип хәбәр итә INTERFAX.RU ВЦИОМ генераль директоры Валерий Федоров мәгълүматына сылтама белән.

"Быелгы җәйдә ялга баруның фактик бюджеты уртача 36 мең 26 сумны тәшкил иткән, узган елгы сезоннан 12 процентка ким (узган ел 38,5 мең сум), әмма алдан планлаштырылган чыгымнардан артык булган (33,6 мең сум)", - дип сөйләгән Федоров.

Ул ял итүчеләрнең уртача тотылган акчалары халыкның төрле категриясендә төрлечә булып, керемнән торуын билгеләп үтә.

Матди хәлләре бик әйбәт саналмаган россиялеләр ял итү өчен уртача 23,7 мең сум акча тотканнар, уртача керемле туристлар - 30,3 мең сум. Үзләрен яхшы керемле дип санаучылар быел 56,9 мең сумга ял иткән.

Уртачадан югарырак бәяләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләргә - 57,8 мең сум туры килә. Миллионлы шәһәрдә яшәүчеләр 27,3 мең сумга, эре шәһәрләрдә көн күрүчеләр ялы 37,8 меңгә төшкән.

ВЦИОМ сораштыруларында барлыгы 1600 респондент Россиянең 46 төбәгеннән катнашкан.

"Күренеп тора, кешеләрнең кереме артмый. Киләсе елда ял итү уртачадан артыграк бәяләргә булган җирләргә бару кимер дип көтелә. Шулай да хәзер кышкы сезонга - эчке һәм чит ил ял үзәкләренә урыннар сатыла. Әлегә азчылык булса да, кешеләр бу ялларны алай бөтенләй кире какмыйлар", - дип хәбәр иткән журналистларга Россия туроператоры Ассоциасиясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев