Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия – минем Ватаным!

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Бөреле мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага телдән журнал уздырдык. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм...

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.

Бөреле мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага телдән журнал уздырдык. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.

Журналыбыз "герб" дип аталган биттән башланып китте. Чарада катнашучылар бу сүзнең мәгънәсе һәм килеп чыгышы турында белделәр. Электрон презентация ясаган балалар Россия гербларының 1497 нче елдан алып хәзерге көнгәчә хронологиясен төзегән иде. Мәгълүм булганча, ике башлы бөркет Россия гербына 1993 нче елда кире кайтарылды.

Телдән журналның 2 нче бите РФнең әләме белән таныштырды. Флаг кайчан барлыкка килгән, андагы өч төс нәрсәләрне аңлата, илнең бу символы кая һәм кайсы очракларда эленә?

Журналның 3 нче битеннән балалар Россиянең гимны турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алды. Төрле чорларда гимннар төрле булган. Мәсәлән, инглизләр-нең "Боже, храни короля" көенә җырлана торган "Песнь русскому царю" җыры, композитор М.Глинканың "Жизнь за царя" дигән җыры. 1917 елдан "Марсельеза" илнең төп җырына әверелә, аннары - "Интернационал". 1944 нче елны СССРның яңа дәүләт гимны языла, аның авторлары шагыйрь С.Михалков белән композитор А.Александров була. Ә гимнның яңа тексты 2000 нче елда раслана.

Бу символлар - безнең тарихыбызның аерылгысыз өлешләре. Гербка, флагка һәм гимнга мөнәсәбәт - дәүләтнең үзенә, аның халкына, тарихына карата мөнәсәбәт, ул ихтирамлы булырга тиеш.

Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Әйдәгез, үз казанышларыбызның да, ата-бабаларыбыз казанышларының да кадерен белик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев