Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Россия 1" телеканалы Минтимер Шәймиевка багышланган документаль фильм күрсәтәчәк

"Шаймиев в поисках Тартарии" картинасы Татарстанның беренче Президенты юбилее уңаеннан тәкъдим ителәчәк. 20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, киләсе якшәмбе, ягъни 22 гыйнвар көнне "Россия 1" телеканалы аңа багышланган документаль фильм тәкъдим итәчәк. Ул "Шәймиев Тартарияне эзли"...

"Шаймиев в поисках Тартарии" картинасы Татарстанның беренче Президенты юбилее уңаеннан тәкъдим ителәчәк.
20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, киләсе якшәмбе, ягъни 22 гыйнвар көнне "Россия 1" телеканалы аңа багышланган документаль фильм тәкъдим итәчәк. Ул "Шәймиев Тартарияне эзли" ("Шаймиев в поисках Тартарии") дип атала. Бу хакта кичә "Вести в субботу" тапшыруында билгеле булды.
Тапшыруның алып баручысы Сергей Брилев Тартарияне "эзләп" Италия һәм Шотландиягә, Санкт-Петербургка барган. Аларның архивларында Тартария хакында мәгълүматлар саклана. "Тартария. XIII гасырдан алып безнең барыбызны да Европа карталарында шулай билгели торган булганнар. Әмма без күп гасырлар дәвамында татар-монгол дигән гыйбарәне ишетергә өйрәнгән. Һәм менә беренче сюрприз. Ул Болгарда. Анда яшәүчеләр, Русь кебек үк, монголлар һөҗүменә эләгә", - дип сөйләде корреспондент.
Сюжетта шулай ук Болгарда саклана торган иң зур Коръән китабы хакында да мәгълүмат бирелде. "Мәҗүси монголлар әлеге китап белән нәкъ менә Болгар җирлегендә танышкан. Алар бераллалыкка килеп, күчмә тормыш алып баручылардан Россиянең дә күп өлешен алып торган мәдәнияткә нигез салучыларга әверелгән. Шәймиев ярдәме белән, хәзер бу Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасына әверелде", - ди Сергей Брилев.
"Россия 1" телеканалы вәкиле Минтимер Шәрип улы белән Болгарда һәм иң зур Коръән белән танышуын да күрсәтте. "Гадәттә, ЮНЕСКО мирасы булган әйберләр янында аяк очларына гына басып йөриләр", - ди журналист. Минтимер Шәймиев исә аңа: "Аяк очларында басып озак йөреп булмый", - дип җавап кайтара.
Болгардан тыш, Сергей Брилев Зөя утрау-шәһәрчеге хакында да мәгълүмат бирә. Шул рәвешле ул Минтимер Шәймиевның мөселманнарны да, христианнарны да, ике милләт, ике дин вәкилләрен дә тигез күрүен, аларның мәдәни мирасын саклау өчен тырышуын дәлилли. "Без әлеге утрауда иконалар музее булдыру турында уйлыйбыз, әлеге мәсьәләне өйрәнбез", - ди Минтимер Шәймиев. Беренче Президентның христиан дине белән кызыксынуы, мөселман була торып, иконалар белән таныштыруы һәм алар хакында сөйләве тапшыруы авторны битараф калдырмый. "Бу кешедә сабырлык кына түгел, ә тегесен дә, монысын да торгызырга сабырлык каян килә"- дип гаҗәпләнә ул. "Татарстанда руслар ничә гасыр яши? Буыннар. Катнаш никахлар күпме. Кешеләр моңа гаеплеме? Нык булмаган нервлар белән хакимияткә менеп булмый. Бу тормыш кагыйдәсе" - дип җавап кайтара аңа Минтимер Шәймиев.
татар-информ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев